Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов Яңа ел уңаеннан бәйрәм мөрәҗәгате юллады

Хөрмәтле райондашлар, якташлар! Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелемнән тәбрик итәм! Яңа ел алды сәгатьләре, тормышның яңа этабына күчүне көтү вакыты - һәрвакыт үзенчәлекле. Бу дулкынландыргыч вакыт шәфкатьлелек, җылылык, иң кадерле теләгебезнең һичшиксез тормышка ашачагына ышаныч белән сугарылган. Яңа 2015нче ел бусагасында без узган елга йомгак...

Хөрмәтле райондашлар, якташлар!
Сезнең барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
Яңа ел алды сәгатьләре, тормышның яңа этабына күчүне көтү вакыты - һәрвакыт үзенчәлекле. Бу дулкынландыргыч вакыт шәфкатьлелек, җылылык, иң кадерле теләгебезнең һичшиксез тормышка ашачагына ышаныч белән сугарылган.
Яңа 2015нче ел бусагасында без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Узып баручы ел гади булмады, ләкин без аны лаеклы нәтиҗәләр белән төгәллибез. Барлык юнәлешләрдә дә район сизелерлек үсештә булды. Тарихта тәүге тапкыр агросәнәгать тармагы сөт саву буенча республикада беренче урынга чыкты. Сәнәгатьтә дә мөһим вакыйга булды - керамик кирпеч җитештерү буенча яңа завод ачылды. Икътисади әйләнеш 9 миллиард сум тәшкил итте. Әлеге сан муниципаль районыбызның тотрыклы үсеш курсы турында сөйли. Бу җиңүләрдә районыбызда яшәүче һәркемнең өлеше бар. Без бергәләп алдыбызга куйган максатларга ирештек, бергәләп кече Ватаныбыз хакына эшләдек.
Шәһәребез беренче тапкыр Россия масштабында иң төзек шәһәр дип табылды. Бүләк рәвешендә килгән акчалар Мамадышны тагын да төзекләндерүгә, гүзәлләндерүгә тотылачак. 2015нче елда Нократ Яр буе төзелешен шәһәрнең Ушма аръягында дәвам итәчәкбез, берничә паркны кулланышка кертәчәкбез.
Быел без төзелеш өлкәсендә дә зур күләмле эшләр башкардык. 25 мең квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылды. "Гражданнарның үзара салымы" программасы нәтиҗәләре дә шатландырды. Якташларыбыз туган авылларын төзекләндерү буенча уртак эштә җаваплылык күрсәттеләр.
Социаль өлкә дә үз уңышлары белән сөендерә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә узып баручы ел революцион булды.
Балаларыбыз укуда һәм спортта яңа җиңүләр яуладылар. Монысы да - ныклап шөгыльләнү нәтиҗәсе.
Туган ягыбыз хакына тырыш хезмәт куйган, үзенең көндәлек эшләре белән уңышларыбызны баеткан һәркемгә олы рәхмәт белдерәм.
Киләсе елда да без халкыбыз тормышын тагын да уңайлы һәм мул итү курсын дәвам итәчәкбез. Бу бәйрәм көннәрендә без киләчәккә өмет белән карыйбыз, уңышлы гамәлләр һәм зур үзгәрешләр көтәбез. 2015нче ел да нәтиҗәле эш елы, яңа үрләр яулау елы булсын!
Кадерле якташлар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеге телим. Һәр гаиләдә мәхәббәт, килешү һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Яңа ел бәхет китерсен һәм иң кадерле теләкләрегез кабул булсын.
Бәйрәм белән Сезне, Дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев