Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

КОРБАН ГАЕТЕ

Мөхтәрәм имам-хатыйблар, дин әһелләре, газиз мөселманнар! Әссәләмү галәйкүм вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ! Мамадыш районы мөхтәсибәте һәм аңа табигъ булган 50дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне, барчагызны да, чын күңелдән Корбан Гаете белән тәбрик итәбез! Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны (йолуны) ярлыкауны гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм Ислам динендә...

Мөхтәрәм имам-хатыйблар, дин әһелләре, газиз мөселманнар! Әссәләмү галәйкүм вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ! Мамадыш районы мөхтәсибәте һәм аңа табигъ булган 50дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне, барчагызны да, чын күңелдән Корбан Гаете белән тәбрик итәбез!

Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны (йолуны) ярлыкауны гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм Ислам динендә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче әлеге изге көндә районыбыз мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек, Ислам диненең якыннарыңа булган мәхәббәт, гаделлек һәм әби-бабаларыбыз тоткан ислам диненә тугрылык кебек камил сыйфатларының тормышчанлыгын ассызыклап һәм шуның белән туган җиребездә Ислам динен тынычлык һәм игелек дине буларак раслап, борынгы Ибраһим.г.с.м.нән калган йоланы-корбан чалу йоласын үтиләр. Быел да районыбыздан кардәшләребез хәзер Кәгъбәтулла Шәриф янында шушы фарызны үтиләр. Безгә дә һәммәбезгә Аллаһы Тәгалә Үзенең һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) кунагы булып Хаҗга барырга насыйб итсә иде. Хөрмәтле, яшьләребезнең ата-аналары! Бозыклыклар белән булган шушы дөньяда балаларыбыз безнең өстебездә амәнәт икәнне онытмасак иде. Алар өчен без җаваплы. Тагын бер уйланып аларга дөрес тәрбия һәм ныклы белем, күңелләрендә мөкатдәс динебезгә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеген онытмыйк. Урамнарда сәрхүшлек, наркомания, бозыклык булган заманда, аларга дөрес юл күрсәтү олыларның турыдан-туры бурычы. Без, олылар, аларны харап итүче гаепле буын була күрмик. Изге гамәлләребез бу дөньяда бәхеткә әверелеп, ахыйрәттә бер нур яктысы буларак безгә Җәннәт ишекләрен ачып керергә сәбәпче булса иде. Газиз дин-кардәшләребез! Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк. Я, Раббым, шушы изге вә саваплы көннәрдә яңгыраган догаларыбыз һәркайсыбызга да барып ирешеп, күңелләргә күркәм сабырлык, иман вә шәфәгать нурлары өстәсә иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә ачы хәсрәт салган сугыш афәтләрен бөтенләй туктатсаң, җир тетрәү, су басу вә ачлык галәмәтләрен күрсәтмәсәң иде. Сөекле дин-кардәшләребез! Барчагызны да Гайд-әл-Адха белән кайнар котлап, районыбыз мөселманнары миллионлаган кардәшләребез белән Хаҗда, Кәгъбәтулла шәриф янында, Безләргә саулык-сәламәтлекләр теләп изге догада кылган хаҗларын вә догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабул итсә иде.

ИЛҺАМ хәзрәт МИННЕГАЛИЕВ,

Үзәкләшкән Дини Оешма-Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең Мамадыш районы мөхтәсибәте җирле дини оешмасы рәисе, имам-мөхтәсиб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X