Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Киләчәк белән очрашу

Укучыларның Яңа ел бәйрәмнәре муниципаль район башлыгы Чыршысы белән башланып китте. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләре генә җыелган иде район мәдәният йортына. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне-алар-булачак әти-әниләр, мәдәният, мәгариф, фән эшлеклеләре, җитәкчеләр, эшмәкәрләр... кулында булачак. Районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов...

Укучыларның Яңа ел бәйрәмнәре муниципаль район башлыгы Чыршысы белән башланып китте.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары-фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләре генә җыелган иде район мәдәният йортына. Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне-алар-булачак әти-әниләр, мәдәният, мәгариф, фән эшлеклеләре, җитәкчеләр, эшмәкәрләр... кулында булачак. Районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та үзенең тәбрикләүләрендә: "Сез-иң бәхетлеләр. Бик яхшы шартларда укыйсыз. Шуңа күрә без сездән бераз көнләшәбез дә, шул ук вакытта үзегез белән горурланабыз да. Төрле ярышларда, конкурсларда районыбыз данын яклыйсыз. Җиңүләрегез белән аның данын күтәрәсез. Тырышлыгыгыз, җиңүләргә омтылышыгыз, уңышларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмагыз. Алдыгызга максат куегыз һәм шуңа ирешү өчен бөтен көчегезне бирегез, барысы да барып чыгар,"-диде. Бәйрәмгә чакыру алган дүрт йөздән артык укучы арасыннан да иң-иңнәренә Рәхмәт хатлары белән бүләкләрен тапшырды ул. Хәер, Чыршы бәйрәменнән берәү дә бүләксез китмәде. Аҗдаһа, убырлы, астролог, Кыш бабай, Кар кызы, Юни һәм аларның дуслары катнашындагы театральләшкән тамаша да карадылар; аларның уеннарында да катнаштылар, күчтәнәчләреннән дә авыз иттеләр алар. Иске елны озатканда, барлык сөенечле вакыйгаларны искә төшереп, узып баручы елга рәхмәт әйтергә кирәк, диләр. Чыршы бәйрәменә җыелган һәр укучының андый уңышлары шактый. Татарстан, Россия күләмендә йолдызлары кабынган балаларыбыз күп безнең. Иртәгесе көннәре, киләсе еллары да уңышлы булыр. Тәвәккәл, максатка омтылучан, заман юлларыннан горур атлаучы, креатив фикерләүгә сәләтле буын үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев