Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Кеше–хәлиткеч фактор

Малларны кышлату чоры тулы көченә керде. Алда җитди бурычлар тора. АЛСУ СПИРИДОНОВА Терлекчелек буенча семинарлар уздыру районыбызда матур традициягә әверелде. Аның бишенчесенә-узган җомгада "Семиозерка" крестьян-фермер хуҗалыгы базасында үткәненә ферма мөдирләрен, зоотехникларны, сөтне исәпкә алучы лаборантларны җыйганнар иде. Көн кадагына кабыргасы белән куелган мәсьәлә сөт сыйфаты турында булды. Россиянең ВТОга (Бөтендөнья...

Малларны кышлату чоры тулы көченә керде. Алда җитди бурычлар тора.

АЛСУ СПИРИДОНОВА

Терлекчелек буенча семинарлар уздыру районыбызда матур традициягә әверелде. Аның бишенчесенә-узган җомгада "Семиозерка" крестьян-фермер хуҗалыгы базасында үткәненә ферма мөдирләрен, зоотехникларны, сөтне исәпкә алучы лаборантларны җыйганнар иде. Көн кадагына кабыргасы белән куелган мәсьәлә сөт сыйфаты турында булды. Россиянең ВТОга (Бөтендөнья сәүдә оешмасы) керүе товар җитештерүдә күп нәрсәләрне яңадан карарга мәҗбүр итә. Киләсе елдан югары сортлы сөтнең литры ике сумга кыйммәтрәк йөриячәк. Фермада мөдир, зоотехник, лаборант, сыер савучылар һәркайсы үз вазыйфасын тиешенчә үтәгән, эшенә җаваплы караган очракта, моңа ирешеп була. Үрнәк итеп "Семиозерка" китерелде, аларның эш тәҗрибәсе өйрәнелде. Әлбәттә биредә шартлар идеаль түгел, бу элеккеге типик совет фермасы. Тик биредә бар эшне дә технология нигезендә алып баралар, чисталыкка, тәртипкә зур игътибар бирәләр, сөтләрен югары сортлы итеп тапшыру өчен күп көч куялар. Семинарның абзарларда үткәрелгән практик өлешендә моны һәркем үз күзе белән күрде.

Усали мәдәният йортында узган теоретик өлештә муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов, идарә белгече Рәис Гасыймов агымдагы елның 11 аенда ирешелгән нәтиҗәләргә төрле яклап анализ ясадылар, алда торган бурычларны аңлаттылар. Агымдагы елның 1нче декабренә районда 21991 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1841 башка (109 процент) күбрәк. Бу саннар артында терлекчеләрнең зур хезмәте тора. Район буенча терлекчелектә тулаем алганда уңай динамика күзәтелә. Декабрь-февраль айларында-күпләп бозаулату чорында аеруча игътибарлы булу шарт. Баш санын саклап, терлекчелектән ничек максималь продукция алу, тиешле ветеринар чараларны үзвакытында үткәрү, туклыклы маддәләр белән баетылган рационлы азык ашату, яңа бозаулаган һәм мул сөт бирә торган сыерларны яхшылап саву, 2013нче елга терлекчеләрне матди һәм рухи кызыксындыру чараларын эшләү бурычлары куелды. Муниципаль район башлыгы алдынгыларга премияләр, Рәхмәт хатлары тапшырды, хезмәтләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X