Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Иҗтимагый Совет киңәшә

Район иҗтимагый Советының чираттагы утырышында төбәгебездә сәламәтлекне, тирә-як мохитне саклауга, экологиягә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Бүгенге көндә төбәгебездә халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча җитди эшләр алып барыла. Авылны үстерүнең Федераль программасы нигезендә яңа ФАПлар төзелә, элеккегеләренә капиталь ремонтлар үткәрелә. Күптән түгел генә район үзәк хастаханәсе территориясендә анестезиология, реанимация һәм интенсив...

Район иҗтимагый Советының чираттагы утырышында төбәгебездә сәламәтлекне, тирә-як мохитне саклауга, экологиягә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Бүгенге көндә төбәгебездә халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча җитди эшләр алып барыла. Авылны үстерүнең Федераль программасы нигезендә яңа ФАПлар төзелә, элеккегеләренә капиталь ремонтлар үткәрелә. Күптән түгел генә район үзәк хастаханәсе территориясендә анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлекчәләре булачак операция корпусы корыла башлады. Ул файдалануга тапшырылганда заманча җиһазлар белән тәэмин ителер дип көтелә. Башка медицина объектларында да аларны яңарту өстендә эш алып барыла. Бүгенге көндә табиблар белән тәэмин ителеш 80 процент кына тәшкил итә икән. Тагын дистәгә якын белгечлекләргә мохтаҗлык кичерелә. Табибларның уртача яше -49,5. Урта медицина персоналына да кытлык. Бу бигрәк тә авылларда сизелә. Соңгы елларда хастаханә дистәгә якын яшь табиб белән тулыланган. Болар һәм башкалар турында совет әгъзалары каршында район үзәк хастаханәсенең теш врачы-терапевты, профсоюз рәисе Лилия Сәгъдиева сөйләде. Утырышта экологик хәл мәсьәләләренә дә җитди игътибар бирелде.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев