Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Иске матур кино стилендә “Ы” гамәлияте, яки безне дә мәҗбүр иттеләр”

Әгәр җөмһүриятебез күләмендә район хакимиятләре һәм башкарма комитетларында хезмәт куючылар арсында җыр-бию буенча конкурс оештыралар икән, мамадышлыларның беренче урынны алачагына шик юк. Моның шулай икәненә тамашачылар чәршәмбе көнне район мәдәният йортында узган концертны карагач ышандылар. Николай Михайлов Әлеге чара башланыр алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән сөйләшеп...

Әгәр җөмһүриятебез күләмендә район хакимиятләре һәм башкарма комитетларында хезмәт куючылар арсында җыр-бию буенча конкурс оештыралар икән, мамадышлыларның беренче урынны алачагына шик юк. Моның шулай икәненә тамашачылар чәршәмбе көнне район мәдәният йортында узган концертны карагач ышандылар.

Николай Михайлов
Әлеге чара башланыр алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән сөйләшеп алдым. "Авыл җирлекләре, шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләренең концертларын, ШТМнарын карагач, көнләшү хисе туды. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та, без кемнән ким, әйдәгез шундый чара оештырыйк әле, дигәч, җиң сызганып тотындык. Бит кемнәндер таләп итү - бер, ә үзеңнең сәләтеңне күрсәтү икенче нәрсә. Киләчәктә мондый чаралар күркәм традициягә әвереләчәк. Тамашачыга гына ошасын, " - диде.
Шикләнүе урынсыз булды аның. Әгәр чыгышларын махсус жюри тарафыннан бәяләнәсе булса, иманым камил, аның һәр әгъзасы сәхнәдә күргән җыр-биюләргә иң югары баллны куяр иде. Нинди тыйнак кешеләр хезмәт куя икән бит хакимиятебездә. Баксаң, һәрберсенең күңелендә моң яшеренгән икән бит. Тамаша башыннан ук залдагыларны үзенә җәлеп итте. Атаклы "Ы" гамәлияте, яки Шурикның башка маҗаралары" исемле фильмының безгә яраклыштырылган вариантын күреп, рәхәтләнеп көлдек. Исемен дә уйлап тапканнар: "Без" гамәлияте, яки безне дә мәҗбүр иттеләр". Режиссеры - Анатолий Иванов. Сюжетны карагач, төп авырлыкның Илнар Хафизовның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова җилкәсенә төшкәнен аңлавы кыен булмады. Аның өстенә "Кавказская пленница" фильмының төп герое Нинаның җырын да бик оста башкарды ул. Шул мәлдә сәхнәдә ишәк урынына хакимият коменданты Илдар Сибгатуллинның кәҗәсе Маруся да пәйда булды. Шунысы игътибарга лаек, концерт, нигездә, бүген дә без яратып карый торган элеккеге кинофильмнардан алынган җырларга корылган иде. Аларны тыңлагач, яшьлеккә кайтып килгәндәй булдык. Сергей Белоусов сәхнәдә үзен "Бриллиант кул" фильмындагы Юрий Никулиннан ким тотмады. Куяннар турындагы җырны ул бөек артист кебек башкарды. Тамаша барышында чыгыш ясаучылар Тбилиси белән дә элемтәгә керделәр. Әгәр йомышыгыз төшеп Энҗе Хәбирова, Вадим Никитин, Олег Рылов, Ольга Потеряхина, Раилә Әхмәтшина, Рамис Давытов, "Девчата" төркеме кызларының эш кабинетларына килсәгез, аларда менә дигән җырчылар утырганын белерсез. Вадим матур җырлавы өстенә, менә дигән иттереп баянда да уйный әле. Ольга Мөхәммәтханова, Галина Рязанованың һәм кызлар ансамбленең биюләре беркемне дә битараф калдырмагандыр. Соңгылары бию башкарганда, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров түзмәде, аларга кушылып китте. Фәрит Гарипов белән Эльмир Мәснәвиев та тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Сәхнәдә шигъри юллар да яңгырады. Рафаэль Газизовның шагыйрь икәнлеге һәркемгә мәгълүм, анысы. Вәлия Гыйззәтуллинаның шигъри җанлы икәнен белми идем әле. Бүгенге җитди проблемаларны ул поэзия кысаларына оста салып иҗат иткән әсәрендә чагылдырды. Яшьли мәдәниятнең үзәгендә кайнаган Илнар Хафизовның җыр башкаруын да тамашачы җылы кабул итте..
Концерт тәмамланганнан соң, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов быелгы сәнгать сезонында халыкка мәдәни хезмәт күрсәткәннәре өчен шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләрнең үзешчән сәнгать осталарына рәхмәтен белдерде. "Быелгы сезонга шуның белән олы нокта куябыз. Киләсесендә һәр коллектив үзе әзерләгән сценарий буенча нинди дә булса тамаша әзерләячәк," - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев