Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Иртә чыккан–откан

Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Бүген нәкъ менә шундый-бүгенгене иртәгә калдырмый торган вакыт. Минневәрис Мингалиев Юл кырыйларында, кыр ышыклау полосалары янында кар ята, уйсу урыннарга сулар күшәрелгән әле. "Трудовик" агрофирмасында атна башында ук "Томан" агрегаты белән көзге уҗым басуларына минераль ашламалар кертүне башлап җибәрделәр. Бункерындагы биш йөз килограмм ашламасы...

Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Бүген нәкъ менә шундый-бүгенгене иртәгә калдырмый торган вакыт. Минневәрис Мингалиев Юл кырыйларында, кыр ышыклау полосалары янында кар ята, уйсу урыннарга сулар күшәрелгән әле. "Трудовик" агрофирмасында атна башында ук "Томан" агрегаты белән көзге уҗым басуларына минераль ашламалар кертүне башлап җибәрделәр. Бункерындагы биш йөз килограмм ашламасы һәм механизаторы белән җайланманың авырлыгы ике тоннага якынлашса да, басу өслеген узганда эзе бөтенләй дә калмый. "Трудовик" әлеге агрегатны моннан биш ел чамасы элек алып кайткан иде. "Көн саен 150 гектар җиргә ашлама кертәм,"-ди механизатор Николай Игнатьев. Җир сыен басуга "КамАЗ" автомашинасы белән Илдар Газизов алып чыга. Илдар Шәрипов белән икесе агрегатның бункерына ашлама тутырырга булышалар. Хуҗалыкта уҗым культуралары басулары мең гектар чамасы мәйдан били. Димәк, агрегат бер үзе генә, бу эшне бер атнада бетерә алыр иде. Чәршәмбе көнне Пятилетка өстендәге басуга ашлама кертергә Наил Хәлитов агрегаты да чыкты. Ул "СЗ-5,4" чәчкече белән эшли. Минераль ашламаларны нәкъ менә шушындый-туфрак кибеп өлгермәгән вакытта кертеп калырга кирәк тә инде. Дым белән алар тизрәк эриләр һәм уҗымнарның, күпьеллыкларның кышкы йокыдан уянып үсеп китүләренә этәргеч бирәләр. Бүген-иртәгә хуҗалыкта яшь күпьеллыклар басуларын ашларга һәм тырмаларга да керешәчәкләр. Ә сабан ашлыгы культураларын елдагыча өч мең гектарга якын мәйданда чәчәргә исәплиләр. Барлык орлыклары да югары репродукцияле, тишелешләре югары. Аларны инкрустацияләп чәчү өчен химик һәм биологик препаратлар кайтарылган. Ел саен биологик препаратларны нәтиҗәле кулланып югары уңыш алуга ирешәләр "Трудовик"та. "Томан" агрегаты белән басуларны чүп үләннәргә каршы эшкәрткәндә үсеш стимуляторлары да сиптерәләр. Алар сабан культураларының коры һава шартларына каршы торучанлыкларын да арттыралар. Кыскасы, өч тиен акча чыгарып, ун тиен кертә беләләр. Атна уртасыннан "Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" һәм "Алга", "Нократ"ның "Таң" бүлекчәләрендә дә язгы кыр эшләре башланып китте. Хәерле сәгатьтә булсын, игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев