Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

ИЛ ОНЫТМАС...

Шәйхи Маннурның туган көне уңаеннан үткәрелгән Кышкы шигырь бәйрәме Мамадышка һәм Тулбайга күпсанлы кунакларны җыйды. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган, туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин иткән, күренекле язучыларны алып кайтып кызыклы очрашулар оештырган, яшьләрне иҗатка тарту өчен бөтен көчен куйган Шәйхи...

Шәйхи Маннурның туган көне уңаеннан үткәрелгән Кышкы шигырь бәйрәме Мамадышка һәм Тулбайга күпсанлы кунакларны җыйды.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган, туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин иткән, күренекле язучыларны алып кайтып кызыклы очрашулар оештырган, яшьләрне иҗатка тарту өчен бөтен көчен куйган Шәйхи Маннурны мамадышлылар да, шәкертләре дә онытмый. Васыятеннән соң аның исемендәге әдәби премия булдырылган иде. Утыз бер ел эчендә аңа дистәләрчә яшь шагыйрьләр һәм язучылар, "Чулпан" хуҗалыгы алдынгылары лаек булды. Аларны тапшыру тантанасына күпсанлы олы әдипләр кайтып җылы очрашулар бүләк иттеләр. Быел да әдипнең туган көненә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, якташыбыз Шаһинур Мостафин, Казан федераль университеты профессоры Миңгол Галиев, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов, "Мәйдан" журналы җаваплы сәркатибе Фидаил Мәҗитов, Ижевсктан Удмуртия Язучылар берлегенең татар телле язучылар бүлеге җитәкчесе Ринат Батталов, шагыйрь Ибраһим Биектаулы кайткан иде. Мамадышта аларга җирле шагыйрьләр һәм язучылар, башка кунаклар кушылды. Шигырь бәйрәме әдипнең Мамадыш үзәгендәге һәйкәле янында башланып китте. Митингка шәһәр мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре байтак җыелган иде. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова ачып җибәрде. Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреатлары Рафис Корбанов, Шаһинур Мостафин, Вәрис Гали әдип турында истәлекләре белән уртаклаштылар, бәйрәм белән тәбрикләделәр. Әле соңгы вакытларда гына арабыздан киткән шагыйрьләр Әхмәт Гадел, Сәяф Шәйхи, прозаик һәм журналист Зиннур Хәсәнов бер минутлык тынлык белән искә алынды. Мәктәп укучылары да үзләренең шигырьләрен бүләк иттеләр. Мамадышның Ушма аръягы өлешендә узган ел гына файдалануга тапшырылган 3нче санлы татар мәктәбендә дә әдипләрне укучылар, татар теле укытучылары, китапханәчеләр белән җылы очрашу көтә иде. Анда укучылар кунакларны сораулар белән күмделәр. Рухия Ахунҗанова, Ринат Батталов, Нурзия Мирхазова, Ибраһим Биектаулы шигырьләрен бүләк иттеләр. Якташыбыз Миңгол Галиев әдип сүзләренә язылган җырларны башкарып узды. Очрашуда яшь иҗатчыларыбызның шигырьләре дә яңгырады.

Кызыклы чаралар Мамадыштан Тулбайга күчте. Анда әдипнең каберендә дога кылынды, чәчәкләр салынды. Авыл мәдәният йортындагы кичәгә якташлары шагыйрьнең "Каз көтүче малай" әкиятен махсус сәхнәләштергәннәр иде. Шунда ук Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатлары игълан ителде. Быел ул "Җырлы чишмә" китабы өчен Җәлил бистәсендә яшәүче Рухия Ахунҗановага, "Гомер учагы" китабы өчен Ринат Батталовка, "Бүләк" китабы өчен Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче Нурзия Мирхазовага, "Тормыш дәрьясын кичкәндә..." китабы өчен Равил Мостафинга бирелде. Аларга лауреат дипломнарын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән Шаһинур Мостафин тапшырдылар. (Тантанага ерак Себер якларында эшләүче Равил Мостафин гына кайтып җитә алмады.)

Олыяз лицее ел саен Тәкәнеш төбәге мәктәпләре арасында Шәйхи Маннур иҗатына багышлап шигырьләр, иншалар һәм башваткычлар конкурсы үткәрә. Лицей директоры Рәсүл Якупов конкурс җиңүчеләре Эльмира Миңлекәевага (Көмешкүл), Алинә Һадиевага (Олыяз), Айсылу Җиһаншинага (Олыяз) Мактау грамоталары тапшырды. Очрашуда Шәйхи ага турында истәлекләр дә яңгырады. Кышның кыл уртасында Тулбай клубы сәхнәсендә күбәләк очып йөри иде. Әйтерсең, арабызга шушы күбәләк рәвешендә әдипнең җаны кайткан. Каләмдәшләре, шәкертләре, якташлары үзен онытмауларына рухы сөенеп ята торгандыр. Кышкы шигърият бәйрәме Шәйхи Маннурның музей-китапханәсендә төгәлләнде. Авыл мәктәбе укучылары Мамадыш шагыйрьләренең әдипкә багышланган шигырьләрен дә сөйләделәр. Гөлнур Васыйлова шәкерте һәм дусты Илдар Юзиевның "Мәтрүшкәләр" җырын башкарганнан соң, кунакларга зәңгәр мәтрүшкәләр бәйләмнәре бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев