Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Икмәк кадере

Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе урып-җыю чоры башланган көннән 12500 тонна икмәк кабул иткән. Предприятиедә иң катлаулы эш лаборатория хезмәткәрләренә туры киләдер, мөгаен. Һәр машинадан билгеле күләмнәрдә ашлык алып, аны аерым өлешләргә бүлү, аннан соң дымлылыкка, чүплелеккә, натурага, клейковинага тикшерү-алар кулында. Тикшерүгә алынган бер генә бөртек тә игътибардан читтә калмый....

Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесе урып-җыю чоры башланган көннән 12500 тонна икмәк кабул иткән. Предприятиедә иң катлаулы эш лаборатория хезмәткәрләренә туры киләдер, мөгаен. Һәр машинадан билгеле күләмнәрдә ашлык алып, аны аерым өлешләргә бүлү, аннан соң дымлылыкка, чүплелеккә, натурага, клейковинага тикшерү-алар кулында. Тикшерүгә алынган бер генә бөртек тә игътибардан читтә калмый. Ашлыкны бөртегенә кадәр берәмләп аерып чыккач, берничә төрдәге җайланмада аерым тикшереп сыйфат дәрәҗәсен билгеләгәч кенә, тулы бер йөкне предприятиенең кайсы территориясенә-турыдан-туры киптергечкәме, әллә киптерүне дәвам итү өчен аерым өемнәргәме кертеп бушатырга икәнлеге билгеле була. Лаборатория мөдире Ләйсән Миннегалиева сүзләренә караганда, урып-җыюның беренче көннәрендә ашлык бераз юешрәк килгән булган, хәзер сыйфат күпкә яхшырак. Шушы көннәрдә генә бодай китерә башлаганнар. Әлегә бераз дымлырак икән, тик озакка сузылмый анысы да яхшырыр дип өметләнәләр. Иң мөһиме, хуҗалыклардан китерелә торган икмәкнең алдагы елларга караганда сыйфаты яхшырак, диләр белгечләр. Арпа, мәсәлән, икенче, бодай дүртенче класс белән килә. Кабул ителгән ашлыкны киптереп, складларга урнаштырырга өлгереп баралар. Бүгенге көндә үзебездән "Тәкәнеш", "Нократ", "Передовик" агрофирмалары, МПМК "Мелиорация", "Агрохим", "Дорожник" ҖЧҖ, Хәмизуллин, Хәсәнов крестьян-фермер хуҗалыклары җыеп алган уңышларын бирегә китерсә, болардан тыш Минзәлә районының "Минзәлә", "Чулман" агрофирмалары белән дә хезмәттәшлек итәләр. "Минзәлә районыннан ашлыкны үзебез барып алабыз. Моның өчен район җитәкчелеге белән килешенеп авыл җирлекләреннән биш "КамАЗ" сорап алдык",-ди предприятие директоры Рамил Хәсәнов. 17000 тонна күләмендә ашлык кабул итү мөмкинлекләре бар.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова Лаборатория мөдире Ләйсән Миннегалиева. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев