Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Хокукларыңны да, бурычларыңны да бел

Барлык мәктәпләрдә дә парламент дәресләре үткәрелде. Ул быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары темасына багышланды. Икенче санлы лицейда "Парламент дәресе" ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның видеосәламен караудан башланды. Спикер укучыларга мөрәҗәгать итеп: "Мондый дәресләр үткәрү матур...

Барлык мәктәпләрдә дә парламент дәресләре үткәрелде. Ул быел Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары темасына багышланды.

Икенче санлы лицейда "Парламент дәресе" ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның видеосәламен караудан башланды. Спикер укучыларга мөрәҗәгать итеп: "Мондый дәресләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Алар Конституциягә, парламентаризмга, дәүләт корылышына багышланган",-диде. ТР Конституциясен кабул итүнең зур сәяси вакыйга булуын ассызыклады. Дәресне тарих фәне укытучысы Лира Шевяхова дәвам итте. Ул укучыларга Конституциянең моннан 20 ел элек, 6нчы ноябрь көнне кабул ителүен, аның 7 бүлектән торуын, аларның әһәмиятен аңлатты. Укучылар икенче санлы лицей директоры урынбасары Елена Шигаеваны моңа кадәр мөгаллим буларак кабул итәләр иде, ә бүген ул шәһәр советы депутаты вазыйфасында чыгыш ясады. Дәрестә катнашучыларны шәһәр советының нинди мәсьәләләрне хәл итүе белән таныштырды, парламентның барлыкка килүе, гражданнарның конституцион бурычлары һәм хокуклары турында сөйләде. "Парламент дәресләре" үткәрү бик тә кирәк дип саныйм. Биредә укучылар өстәмә белемгә ия булалар. Үзләренең бурычлары һәм хокуклары турында төшенчә алалар. Бары шул чакта гына кеше үзен гражданин дип әйтә ала",- дип тәмамлады ул сүзен. Унынчы сыйныф укучысы Таһир Әхмәтов: "Мин бүгенге дәрестә үземә бик тә кирәкле белемнәр тупладым, конституциянең барлыкка килү тарихын, аның әһәмиятен белдем",- диде. Әйе, Конституцияне аңлаган буын үз хокукларын да төгәл белә, сәяси яктан белемле була. Барыбызга да Төп Законыбыз нигезендә игелекле гамәлләр кылырга, матур гомер кичерергә язсын.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев