Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Гомере буе укый кеше

Терлекчеләребез һәм механизаторларыбыз хәзер ешрак очрашып, аралашып яшәячәкләр. "Тәкәнеш" агрофирмасының Көмешкүл фермасында тугыз айда һәр терлектән уртача 876 грамм тәүлеклек артым алганнар. Сентябрьдә Ралиф Миннекәев көн саен үзе тәрбияләүче 140 бозауның 1016шар граммга үсеп баруын тәэмин иткән. Мондый югары күрсәткечләргә ничек ирешеп була соң? Җитәкчеләр һәм белгечләр өчен район һәм...

Терлекчеләребез һәм механизаторларыбыз хәзер ешрак очрашып, аралашып яшәячәкләр. "Тәкәнеш" агрофирмасының Көмешкүл фермасында тугыз айда һәр терлектән уртача 876 грамм тәүлеклек артым алганнар. Сентябрьдә Ралиф Миннекәев көн саен үзе тәрбияләүче 140 бозауның 1016шар граммга үсеп баруын тәэмин иткән. Мондый югары күрсәткечләргә ничек ирешеп була соң? Җитәкчеләр һәм белгечләр өчен район һәм республика күләмендә төрле укулар әледән-әле үткәрелеп кенә тора. Узган район семинарында муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов: "Моннан соң гади терлекчеләрне һәм механизаторларны җыя башлыйбыз. Аларга эшлисе, бер-берсеннән өйрәнеп кайтырлар,"-дип, семинарларга карашны тамырдан үзгәртергә чакырды. Шушы атнаның чәршәмбесендә "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсе Көек-Ерыкса фермасына ферма мөдирләре, бозаулату бүлегендә эшләүче сыер савучылар һәм бозау караучылар, 6 айга кадәрге яшь үрчемне тәрбияләүчеләр чакырылган иде. Иң элек Көек-Ерыкса мәдәният йортында алар өчен уку оештырылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов бозаулату бүлегендә сыерларны һәм бозауларны тәрбияләү тәртипләре турында бәйнә-бәйнә аңлатты. "Мин сөйләгәнне тыңлаганда бездә болай түгел дип утырмагыз. Сез нәкъ менә мин әйткәнчә эшләргә тиеш,"-дип кисәтеп куйган иде. "Нократ" агрофирмасы генераль директоры Хәмит Кәримуллин да: "Яшь бозауларга сөтне чиләктән эчертергә ярамый, кырык картасына эләксә шунда ук үлә, ул башын өскә күтәреп эчәргә тиеш,"-дип, кайбер серләре белән уртаклашып узды. Терлекчеләр игътибарына хуҗалыкларның, фермаларның, үзләренең күрсәткечләре дә тәкъдим ителде. Районыбыз җитәкчесе, алдынгыларны урыннарыннан торгызып, рәхмәтен белдерде. Киләчәктә мондый семинарларда алдынгыларны бүләкләү өчен акчалата премияләр бүленәчәген дә әйтте ул. Көек-Ерыкса фермасында хезмәттәшләре аларга үзләренең бозауларны ничек ашатулары турында сөйләделәр. Агрофирманың баш икътисадчысы Елизавета Исхакова үзләрендәге хезмәткә түләү шартларын аңлатты. Терлекчеләр күзләрендә янган очкыннарга карап та аларның очрашудан канәгать калуларын аңларга мөмкин иде. Моннан ике-өч ел элек кенә җитәкчеләребез һәм белгечләр ничек итеп тәүлеклек артымны 600 граммга җиткерү турында сүз алып бардылар. Быел тугыз айлык йомгаклар буенча ул 708 грамм тәшкил итте. Мондый очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар да эзсез югалмаячак.

Минневәрис Мингалиев

Көек-Ерыкса фермасы бозау караучысы Гөлфирә Мәүлетова узган айда яшь үрчемнең 790 грамм тәүлеклек артымын тәэмин иткән. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев