Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Еллар буе көттек без моны

Кирәкми, һич тә кирәкми, Курортлар һәм диңгезләр. Җаннарыма сихәт өсти Нократымны гизүләр! Дүртенче сыйныфны төгәлләгәч, укытучыбыз Кәфил абый Хөснетдинов Мамадышка экскурциягә алып барган иде. Паром белән Нократның теге ягына да чыгып кердек. Бишенче сыйныфтан соң, бергәләп Уразбахтыга, аннан Соколкага төштек. Ә Мамадышка су трамвае белән кайткан идек. Өченче елны Берсут...

Кирәкми, һич тә кирәкми,

Курортлар һәм диңгезләр.

Җаннарыма сихәт өсти

Нократымны гизүләр!

Дүртенче сыйныфны төгәлләгәч, укытучыбыз Кәфил абый Хөснетдинов Мамадышка экскурциягә алып барган иде. Паром белән Нократның теге ягына да чыгып кердек. Бишенче сыйныфтан соң, бергәләп Уразбахтыга, аннан Соколкага төштек. Ә Мамадышка су трамвае белән кайткан идек. Өченче елны Берсут аша Чистайга сәфәр кылдык. "Метеор" белән башта Соколкага, кабат тагын су трамвае белән Мамадышка кайттык. Кечкенә инеш буенда гына үскән малайның Чулман һәм Нократ елгалары буйлап сәфәр кылганда алган тәэсирләрен язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел иде. Кабат диңгезләр күрергә, Болгария курортларының алтын комнарында кызынырга туры килгәне булды, әмма үзебезне Нократ һәм Чулман елгалары буйлап кайтуларыбыз Һаман иң кадерле истәлекләр булып йөрәк түрендә сакланалар әле алар. Әйе, Нократыбыз буйлап трамвайлар да, "Заря"лар да, баржалар да, танкерлар да... йөри, саллар да агызалар иде. Менә унбиш еллап инде анда балыкчыларның катерларыннан һәм моторлы көймәләреннән башкаларын күрә алганыбыз юк. Балаларыбыз борын төбебездәге Нократыбызда рәхәтләнеп, вәйран булып йөри алмыйча үсә. Быел, ниһаять, яңадан "боз кузгалырга" охшаган. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов чакыруы буенча Мамадышка Башкортостанда елга пароходчылыгы белән шөгыльләнүчеләр булып китте. Форсаттан файдаланып, без аларның вәкиле Игорь Тиракян белән әңгәмә корып алдык.

-Безнең Агыйдел елгасы буйлап ял бик популяр, - дип сөйләде ул. - Икешәр сәгатьлек сәфәрләр дә оештырабыз, тәүлек буе ял итәргә дә чыгалар, кечерәк судноларны юбилейлар, туйлар үткәрергә арендага да алып торалар. Районыгыз җитәкчесе Анатолий Петровичның чакыруын сөенеп кабул итеп, эшчәнлек географиябезне киңәйтергә булдык. Рәхәтләнеп Мамадышта суда ял итүне яңадан тернәкләндерәчәкбез. Район җитәкчелеге һәм белгечләр белән сөйләшкәндә берничә кызыклы фикер дә туды. Кешеләр ташучы буларак та, ял итү рейслары сыйфатында да эшләргә мөмкин. Сезнең Нократ яр буегыз хәзер гаҗәеп матурланган. Минем монда аның элекке вакытларында да булганым бар иде. Аермага таң калдым. Нократ буенча өскә таба сәфәрләр дә, ике сәгатьлек ял да, тематик рейслар да оештырырга мөмкин. Май башларында ук инде без монда үзебезнең беренче елга трамваебыз белән килергә әзер. Нократ - безнең өчен яңа елга бит әле. Навигация вакытында аның үзен ничек тотуын, "холкын" да өйрәнергә, халыкның бу яңа идеягә мөнәсәбәтен ачыкларга, аларга күбрәк нинди төр яллар кирәген өйрәнергә кирәк. Беренче маршрутлар "Мамадыш-Чаллы" һәм "Мамадыш-Түбән Кама" булыр, дип уйлым. Юл уңаенда тукталышлар да булачак. Кайларга керәсен ачыклаячакбыз. Бу йә төгәл график буенча эшләячәк рейс маршруты булачак, йә ял итү максатларыннан оештырылачак. Җомгадан дүшәмбегә кадәр ял маршрутлары, дүшәмбедән җомгага кадәр рейслар оештырырга да мөмкин. Без барысын да өйрәнергә, карарга әзер. Ике палубалы теплоход тәкъдим итеп, маршрутны Мамадышның тарихи урыннарыннан башлап, Алабуга-Чистай-Болгар-Казан-Зөя буенча биш-җиде көнлек сәфәр оештырырга мөмкин...

Елгачыларның тәкъдимнәре күп төрле. Алар безнең эшмәкәрләрдән дә эшлекле тәкъдимнәрне карарга, аларны компаньоннар итеп кабул итәргә әзер булуларын белдерәләр.

Мамадышыбыз - гаять бай тарихлы төбәк. Башкаларга күрсәтерлек Нократ яр буебыз, Берсут төбәгебез, Кирмәнчек шәһәрчегебез белән Изгеләр чишмәбез, борынгы Мамадыш шәһәрчеге урыныбыз... тагын әллә нәрсәләребез бар. Аларның һәркайсы брендыбыз булырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев