Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Бисмиллалы эш таркалмас

Ишки мәчетенең нигез ташын әле моннан өч ай элек кенә салганнар иде. Корбан гаетенә ачтылар да. Халык: "Киңәшле эш таркалмас!"-дип юкка гына әйтми шул. Моңа кадәр ишкилеләр өчен гыйбадәт кылу урыны булып көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү йортын үзгәртеп корылган бина тора иде. Аңа манара куялар да, азан аһәңе тарала башлый. Ләкин...

Ишки мәчетенең нигез ташын әле моннан өч ай элек кенә салганнар иде. Корбан гаетенә ачтылар да. Халык: "Киңәшле эш таркалмас!"-дип юкка гына әйтми шул.

Моңа кадәр ишкилеләр өчен гыйбадәт кылу урыны булып көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү йортын үзгәртеп корылган бина тора иде. Аңа манара куялар да, азан аһәңе тарала башлый. Ләкин тиешле җирдә урнашмаган, уңайлыклары булмаган мәчет халык күңеленә ятып бетми. Корбан гаетендә, авылга нур өстенә нур өстәп, яңа мәчет ачылды. Коръән аятьләре белән башланып киткән тантанада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәхәллә имамы Рәшит хәзрәт Фәйзриев, мәчетне салуда үз өстенә барлык чыгымнарны алган якташыбыз, Мәскәү шәһәрендә яшәүче Ранис Шәрипов һәм башка хөрмәтле затлар катнашып, чыгыш ясады. Илнар Хафизов район башлыгы исеменнән Ишки авыл җирлеге халкын Корбан бәйрәме белән котлады, ерак башкалада яшәп тә күңеле белән туган якларында булган Ранис Шәриповка игелекле гамәле өчен олы рәхмәтен җиткерде. Ранис әфәнде якташларын олуг бәйрәм белән котлады һәм мәчетнең алга таба булачак чыгымнарын күз уңында тотып 500 мең сум күләмендә акчалата ярдәм тапшырды. Мәчетнең символик тасмасын кисү вазыйфасы район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовка һәм мәхәллә имамы Рәшит хәзрәт Фәйзриевка йөкләнде. Халык тәкбир әйтеп эчкә узды. Аллаһ йорты туй үткәрергә әзерләнгән гүрничәдәй зиннәтле, зәвыклы. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр җиһазландырылган. Мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев бәйрәм вәгазендә мәчеткә йөрүнең җәннәткә кертә торган ачкыч булуын ассызыклады. Нәкыя Нурмөхәммәтова, Марсель Дәүләтшин авылдашларының олы рәхмәтләрен җиткерделәр. "Ак нур" ансамбле чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Районыбызның әлеге 55нче мәчетенә "Нәкыйп Асиясе" исеме бирелде.

АЙГӨЛ ӘХМӘТШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев