Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Бер тәрәзә”гә эшлиячәкләр

Башкарма һәм җирле үзидарә органнарының барлык даирәләрендә агымдагы елның 1нче июленнән гамәлгә керәчәк ведомствоара мәгълүматны электрон юл белән алышу-җәмгыятьтә беренче санлы тема. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтүне оештыру турында" Федераль законны тормышка ашыру кысаларында башкарма властьның федераль органнары ведомствоара аралашуга 2011нче елның 1нче октябреннән кереште. Дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә документларны һәм...

Башкарма һәм җирле үзидарә органнарының барлык даирәләрендә агымдагы елның 1нче июленнән гамәлгә керәчәк ведомствоара мәгълүматны электрон юл белән алышу-җәмгыятьтә беренче санлы тема. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтүне оештыру турында" Федераль законны тормышка ашыру кысаларында башкарма властьның федераль органнары ведомствоара аралашуга 2011нче елның 1нче октябреннән кереште. Дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә документларны һәм мәгълүматны электрон юл белән алышуга төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге ведомстволар да тиздән тотыначак. Ведомствоара электрон аралашу системасы (СМЭВ) федераль, төбәк һәм җирле властьларга контроль ясаганда, күзәтү үткәргәндә, бер-берсенә мәгълүмат бирешкәндә "бер тәрәзәгә эшләү" принцибын тормышка ашырырга юл ача. Мәсәлән гражданин профильле ведомствога хезмәт күрсәтү сорап мөрәҗәгать итте ди. Аның белгечләре үзләренә эш өчен кирәк документларны башка ведомстволардан СМЭВ ярдәмендә соратып алачаклар. Бу алым гади кешеләрнең чиновникларның ишек төбендә торуларын, белешмәләр артыннан йөрүгә сарыф иткән вакытларын, чиратларны бермә-бер киметәчәк. Бу-барыбыз өчен дә зур плюс. Гариза бирүченең үз кулындагы һәм коммерция оешмаларыннан алынган документларны гына тапшырырга тиешлеге факты коррупциягә каршы көрәшнең реаль шансы барлыгын дәлилли, күңелгә оптимизм өсти.

КОММЕНТАРИЙ: Линар М., хезмәткәр: Әле кичә генә тиешле белешмәне бер инстанциядән алуның сроклары белән килешергә туры килә иде. Мәсәлән, техник-инвентаризация бюросыннан белешмә алу өчен сәгатьләр буе чират торасың. Ә ул белешмәне алу өчен Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан, теркәү палатасыннан, тагын гаилә составы, фатирга, коммуналь хезмәтләргә һәм башка күп нәрсәләргә үзвакытында түләгәнлек турында белешмәне тотып килергә кирәк. Моның артында күпме нервы, сорап килүчегә карата чиновникның кеше факторы... Өлкәннәр, балалы хатыннар, гомумән теләсә кайсыбыз өчен аяк ите ашап, шәһәр буйлап бер бинадан икенчесенә чабу, озын чиратларда тору туйдырды. Документ эшен ахырынача башкарып чыгуга күпләрнең чыдамлылыгы җитми, эшләрен ярты юлда калдыручылар да бар иде. Дәүләт хезмәте күрсәтүче ведомстволарның үзләренең турыдан-туры эшләрен бергәләшеп гади кеше ихтыяҗларын кайгыртып эшли башлаулары, әлеге проблемалардан котылу әлбәттә һәммәбезгә җиңеллек тудырачак. Бик шәп бит бу!

Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X