Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Бөек Җиңү көнендә Мамадышта ветераннарга фатир ачкычлары тапшырдылар

Бөек Җиңүнең 68 еллыгы районыбыздагы берничә ветеран өчен икеләтә бәйрәм булды. Җиңү көненә багышланган парадтан соң күпфатирлы йортны куллануга тапшыру тантанасында аларга фатир ачкычлары тапшырдылар. Шәһәребезнең Давыдов урамындагы 40 фатирлы 74 "А" йорттан ачкычларны 8 ветеранга, 5 ятимгә һәм социаль ипотека программасында катнашучы 10 гаиләгә тапшырдылар. Ачкычларны тапшыру алдыннан, бу...

Бөек Җиңүнең 68 еллыгы районыбыздагы берничә ветеран өчен икеләтә бәйрәм булды. Җиңү көненә багышланган парадтан соң күпфатирлы йортны куллануга тапшыру тантанасында аларга фатир ачкычлары тапшырдылар.

Шәһәребезнең Давыдов урамындагы 40 фатирлы 74 "А" йорттан ачкычларны 8 ветеранга, 5 ятимгә һәм социаль ипотека программасында катнашучы 10 гаиләгә тапшырдылар. Ачкычларны тапшыру алдыннан, бу йортта яшиячәк мамадышлыларга муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов бәхетле тормыш теләде:

-Күршеләрегез белән аралашып, бер-берегезне хөрмәтләп, тату бер зур гаилә булып яшәгез.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин мондый тантананың истәлекле көнгә туры килүе зур бәйрәм булуын билгеләп үтте:

-Яңа хуҗаларга, бигрәк тә ветераннарыбызга фатир ачкычларын Бөек Җиңү көнендә тапшыру аеруча күркәм күренеш. Дәһшәтле сугыш елларында алар мондый якты йортлар турында хыяллана да алмаганнар. Шушы матур бүлмәләрдә авырмыйча озын гомер итсеннәр.

Җитәкчеләр тарафыннан эчкерсез теләкләр әйтелде, әлеге йортны сафка бастырган "Төзүсервис" ЯАҖнең алдынгы хезмәткәрләренә район башлыгының һәм башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатлары тапшырылды, яңа йортка торак милекче ширкәте рәисе итеп Гөлнара Ермолаева билгеләнде. Шуннан соң иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Тәлгать Абдуллин һәм Анатолий Иванов иң элек ветераннарга, аннан калган хуҗаларга фатирларының ачкычларын тапшырдылар. Алар "Төзүсервис" ЯАҖнең генераль директоры Илфат Хаҗиев белән бергәләп ал тасманы кискәч, бар да йорт эченә уздылар.

Ветераннар өчен 68нче Җиңү язы, чыннан да истәлекле булды. Кызганычка каршы, фатир алырга тиешле ике ветеран бу сөенечле көнгә кадәр яши алмаган. Шунлыктан ачкычларны аларның якыннары алды. Ә хөкүмәт биргән йортка тәүге мәртәбә аяк баскан әби-бабайларның шатлыклары эчләренә сыймый.

-Фатир бирәләр дигән сүзләр йөрде, анысы. Тик минем күңелем аңа барыбер ышанып бетмәде. Мондый матур, иркен, якты фатир булыр дип күз алдыма да китермәдем. Балаларым, оныкларым бар, яшәрбез шушында бергәләшеп, сау булсак,-ди Шәмәк авылыннан килгән 93 яшьлек Масфура әби Әгъләмҗанова. Фатирын күрергә кергән кунакларга, шушы йортны салуда көч куйган барлык җитәкчеләргә һәм хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде ул.

Еники-Чишмә авылында гомер кичерүче Фагилә әби Гайфетдинова фатирына соңрак килергә вәгъдә иткән, бүгенгә балаларын җибәргән.

-Әниебезгә 96 яшь. Бик шатланды. "Соңрак барырмын әле",-ди. Менә озакка сузмый пәрдәләр элербез, өстәл-урындыклар алып кайтып куярбыз да, әниебезне алып килербез инде. Күрсен, тагын да ныграк куансын. Үзе күрмәгәч барыбер ышанып бетә алмый әле,-ди килене Диләрә.

Йортка, фатир эченә узганда һәркем үзалдына догаларын укып, изге теләкләрен әйтте. Яңа фатир хуҗаларының һәркайсының уй-хыяллары тормышка ашсын, барысына да шушы нигездә бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X