Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Барыбызның гомере бер генә

Районда "Экстремизмга-Юк!" акциясе башланды. Ул мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, предприятиеләрне, бик күп төрле чараларны эченә ала. Акциягә "Экстремизмга - Юк!" дигән темага бердәм дәресләр белән мәктәпләр старт бирде. Бу аңлашыла да. Моннан берничә ел элек террорчы бандитлар Бислан мәктәбен кулга төшереп, өч йөздән артык баланы харап иткәннәр иде. Үзләре...

Районда "Экстремизмга-Юк!" акциясе башланды. Ул мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, предприятиеләрне, бик күп төрле чараларны эченә ала. Акциягә "Экстремизмга - Юк!" дигән темага бердәм дәресләр белән мәктәпләр старт бирде. Бу аңлашыла да. Моннан берничә ел элек террорчы бандитлар Бислан мәктәбен кулга төшереп, өч йөздән артык баланы харап иткәннәр иде. Үзләре өчен бер генә изге нәрсә дә юк икәнен, Буденовский хастаханәсендә авыруларны тоткын итеп алып, күпкатлы йортларны, поездларны, метро станцияләрен шартлатып та исбатладылар инде алар. Кайдадыр еракта булып тоелган экстремизм Татарстаныбыз җиренә дә аяк басты: шартлаталар, аталар... Мамадыш та бөтен дөньясыннан аерым яшәми. Афәт бер көн безгә дә ишелеп төшәргә мөмкин. Ирексездән Юлиус Фучикның моннан берничә дистә ел элек үк әйтелгән: "Кешеләр, уяу булыгыз!"-дигән сүзләре искә төшә. Сизгерлекне бер генә вакытта да югалтырга кирәкми. 87нче һөнәри көллияттә дә айлыкның чаралар планында бу темага багышлап дәресләр үткәрү, диспут оештыру каралган. Мәктәпләр укытучылары, тәрбиячеләр, тренерлар катнашында район мәдәният йортында "Әхлак тәрбиясе-рухи бала формалаштыру чарасы" дигән темага семинар оештырылачак. Эш планына 1нче санлы урта гомумбелем мәктәбендә "Беслан, без сине хәтерлибез" дигән темага түгәрәк өстәл, үзәк китапханәдә "Беслан корбаннары истәлегенә" исемле китап күргәзмәсе оештыру да кертелгән. Мәктәпләр, 87нче һөнәри көллият укучылары арасында террорчылык актлары янаганда һәм янгын вакытында үзеңне тотуга, башка темаларга багышланган конкурслар, викториналар оештырылачак. Планлаштырылган күптөрле чараларда дин әһелләре, хокук саклау органнары вәкилләре дә актив катнашырга вәгъдә бирәләр. Бу әлеге чараларны тагын да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итәчәк.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев