Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Асыл эштә беленер

Фазыл Вәлиев быел 1059 гектарда туңга сөрү үткәреп район рекордын куйды һәм махсус премиягә лаек булды. "Передовик" җәмгыяте механизаторы Фазылның эшли торган "К-700" тракторына 25 ел икән инде, һаман сәгать кебек эшли әле. Чөнки техниканы кадерли, вакытында көйләп-ремонтлап тора белә Фазыл Вәлиев. Хезмәт биографиясе дә башкаларныкыннан әллә ни аерылып тормый,...

Фазыл Вәлиев быел 1059 гектарда туңга сөрү үткәреп район рекордын куйды һәм махсус премиягә лаек булды. "Передовик" җәмгыяте механизаторы Фазылның эшли торган "К-700" тракторына 25 ел икән инде, һаман сәгать кебек эшли әле. Чөнки техниканы кадерли, вакытында көйләп-ремонтлап тора белә Фазыл Вәлиев. Хезмәт биографиясе дә башкаларныкыннан әллә ни аерылып тормый, югыйсә. Туган авылы Уразбахтыда сигезенче классны тәмамлагач, Алабугадагы тракторчылыкка укый. Сиксәненче еллар ахырында колхозга куәтле "К-700" тракторы кайткач, аңа ышанып тапшыралар. Моннан ун ел чамасы элек "8нче Март" колхозы банкротлыкка чыкты. Бервакыт төнлә тышкы идарәче бер көтү кеше ияртеп ул эшләгән тракторны да алып китәргә килә. Фазыл белән хатыны ике арага басалар, корыч аргамакны алырга юл куймыйлар. "8нче Март" яшәүдән туктаса да, берничә механизатор җыелышып, 300-500 гектар чамасы җирне чәчеп килде алар. Өйдә тик ятканчы дип, "Агрохимсервис"ка да барып эшләп йөрде Фазыл. Бер тапкыр язгы Кыр батыры калып район сабан туенда да катнашты. Соңгы елларда барысы дүрт тапкыр Кыр батыры булган икән. Икесе-"Передовик" җәмгыяте оештырылгач. Быел да район сабан туенда хөрмәтләнде. Чәчү өчен барысы 2020 гектар җир әзерләгән булган. Аннан печән хәзерләүгә катнашып киткән. Хуҗалыкта урак башлангач, 18нче июль көнне җәмгыять җитәкчесе Әһлетдин Сәләхетдинов үзе болынга төшеп тракторы белән җир эшкәртә башларга вакыт җиткәнен әйтә һәм ул икенче көнне үк сукага чыга. Алдагы елны урак вакытында комбайнда да эшләп алган әле. Иске "Дон"комбайнын үзе җыеп сафка бастырды. Басудан ундүртәр бункер икмәк озаткан көннәре дә булган аның. Быел да район сабан туенда хөрмәтләнде игенче. Бөтен авыл халкы бәйрәмгә әзерләнгәндә, иртәгә сабан туе дигән көнне дә төнге 12гә кадәр басуда игеннәрне агу-химикатлар белән эшкәртүдә булган ул. Хезмәт итсәң, хөрмәт күрерсең, диләр бит. Фазыл Вәлиев та алтмыш яшьлегенә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Хәзер дә төрле бүләкләргә еш лаек була. Мең гектардан артык туңга сөрү үткәргән өчен, узган атнаның шимбәсендә аңа район җитәкчелегенең махсус премиясе тапшырылды.

Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев