Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Ачы тәҗрибә

Гадәттән тыш хәлләрне хәбәр итү системасының торышы, ведомствоара электрон аралашу, мәгариф объектларына капиталь ремонт уздыру, фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү, модернизацияләү, ремонтлау программасының үтәлеше. 4нче августта ТР Хөкүмәт Йортында Президент Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында алып барган киңәшмәнең көн тәртибенә әнә шул мәсьәләләр куелды. Крымскның ачы тәҗрибәсе гражданнар оборонасына җитди игътибар соралуын исбатлады....

Гадәттән тыш хәлләрне хәбәр итү системасының торышы, ведомствоара электрон аралашу, мәгариф объектларына капиталь ремонт уздыру, фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзү, модернизацияләү, ремонтлау программасының үтәлеше. 4нче августта ТР Хөкүмәт Йортында Президент Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында алып барган киңәшмәнең көн тәртибенә әнә шул мәсьәләләр куелды. Крымскның ачы тәҗрибәсе гражданнар оборонасына җитди игътибар соралуын исбатлады. 28нче июльдә Татарстанда "Барыгызның да игътибарына" кисәтү сигналы буенча тикшерүләр үткәрелде. 37 районның 7сендә система эшләмәгән. Аларда махсус җиһазлар бөтенләй урнаштырылмаганлыгы ачыкланган. Гадәттән тыш хәлләрне хәбәр итү системасы бездә инде 20 ел эшкә җигелмәгән булган, бик искергән, аларга ревизия үткәрү зарур. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр Рафис Хәбибуллин хәбәр итүнең нәтиҗәле яңа формалары белән эш итәргә вакыт җитүен ассызыклады. "Без теләсә нинди хәлләргә әзер булырга тиеш. Хәбәр итү системасы-кешеләр куркынычсызлыгының бик әһәмиятле өлеше. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк!"-диде Президент та. Киңәшмә ахырында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов өлкә начальниклары алдына һәр мәсьәлә буенча конкрет бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев