Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

312 укучы мәктәп белән хушлашты

Мамадыш районының 34 мәктәбендә бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Районыбыз мәктәпләрен 312 кыз һәм егет тәмамлады. Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәпнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәме район мәдәният йортында узды. 44 чыгарылыш укучысын бәйрәм белән котлап, зур тормыш юлына чыкканда хәерле юллар, имтиханнарын тапшыруда уңышлар теләп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф сыйфаты...

Мамадыш районының 34 мәктәбендә бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре узды. Районыбыз мәктәпләрен 312 кыз һәм егет тәмамлады.

Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәпнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәме район мәдәният йортында узды. 44 чыгарылыш укучысын бәйрәм белән котлап, зур тормыш юлына чыкканда хәерле юллар, имтиханнарын тапшыруда уңышлар теләп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф сыйфаты мониторингы бүлеге начальнигы Лилия Әмирова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизов чыгыш ясадылар.

Укучылар да үз чиратларында җавап сүзләре белән чыкты. 11 ел буена белем биргән укытучыларын алар төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Һәр педагогка, һәр техник персоналга эчкерсез рәхмәт сүзләре әйтелде, һәркайсы өчен үзенчәлекле концерт номерлары күрсәтелде.

1нче санлы мәктәпнең 11нчеләрен "аеруча үзенчәлекле чыгарылыш" дип атадылар. Алар башка еллардагы чыгарылыш укучылары белән чагыштырганда күпкә активрак, җаваплылар, берсеннән-берсе сәләтлеләр, республикакүләм бәйгеләрдә, ярышларда җиңүләргә ирешәләр... Сәхнә түренә чакырылган укытучылар кызлар-егетләрнең уңай якларын бик күп санадылар.

Чыгарылышлар мөгаллимнәре белән беррәттән әти-әниләренә дә зур рәхмәтләрен сәхнәдән җыр-биюләр, изге теләкләр аша җиткерделәр. Ә ахырдан аларның үзләрен дә түргә дәштеләр. Аларның да бүген әйтер сүзләре күп җыелган: педагогларга рәхмәт - аларның балалар бакчасыннан килгән сабыйларыннан белемле, тәрбияле, акыллы, сәләтле, җаваплы кешеләр үстергәннәре өчен, кызларына-улларына рәхмәт - тырышып укыганнары, уңышлары белән сөендереп торганнары, әти-әниләренең һәм укытучыларының барлык өметләрен аклаганнары өчен.

...Соңгы кыңгырау чыңы. Анысын бөтен зал һәм чыгарылыш сыйныф укучылары аягүрә басып тыңладылар. Соңгы кыңгырау кызлар-егетләргә изге юллар теләп яңгырады. Хәерле сәгатьтә, яшьләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев