Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

2015нче Тармак программалары буенча Мамадыш районында башкарылачак эшләр

Торак төзелеше "Мамадыш" совхозы бистәсенең Үзәк урамындагы 39, 41, 43нче санлы торак йортларны файдалануга тапшыру. Подрядчысы - "Төзүсервис" ЯАҖ. 8280 квадрат метр шәхси торак йортлар җиткерү. Еллык торак төзелеше планы - 15 мең кв. метр. Полициянең участок уполномоченныйлары терәк пунктлары җайлаштырылган шәхси торак йортлар Җөри, Тауиле, Рагозино (стенасы күтәрелеп, түбәсе...

Торак төзелеше
"Мамадыш" совхозы бистәсенең Үзәк урамындагы 39, 41, 43нче санлы торак йортларны файдалануга тапшыру. Подрядчысы - "Төзүсервис" ЯАҖ.
8280 квадрат метр шәхси торак йортлар җиткерү. Еллык торак төзелеше планы - 15 мең кв. метр.
Полициянең участок уполномоченныйлары терәк пунктлары җайлаштырылган шәхси торак йортлар
Җөри, Тауиле, Рагозино (стенасы күтәрелеп, түбәсе ябылган инде), Соколка, Катмыш авылларында; "Мамадыш" совхозы бистәсендә, подрядчысы - "Төзүсервис" ЯАҖ.
Гомумбелем бирү мәктәпләренең уңайлыгын тәэмин итү
Мамадыштагы 1нче санлы мәктәп, Берсут пристане мәктәбе, Мамадыштагы 2нче санлы лицей, Соколка мәктәбе - барысы 4 500 мең сумлык. (Бу эшләр белем учреждениеләренә мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә керә, укый алсын өчен башкарыла.) Подрядчысы - "Самур" ҖЧҖ.
Яңа мәктәпкәчә урыннар булдыру
"Мамадыш" совхозы бистәсендә 220 урынлык балалар бакчасы. Подрядчысы - "Төзүсервис" ЯАҖ.
Модульле ФАП, ПАО амбулаторийлар төзү, участок хастаханәләрен" ФАПларны, амбулаторийларны ремонтлау
Ишкидә һәм "Мамадыш" совхозының 2нче фермасы бистәсенә модульле ФАПлар урнаштыру. Подрядчысы - "Азнакай заводы" ААҖ.
Арташ, Кече Сон, Урта Сон, Комаровка, Дегетле авылларындагы ФАПларны ремонтлау.
Тәкәнеш табиблык амбулаториясен капиталь ремонтлау.
Күпфункцияле комплекслар (авыл клублары) төзелеше
"Мамадыш" совхозы бистәсендә 200 урынлык авыл мәдәният йорты. Подрядчысы - "Мамадыштөзү" ЯАҖ.
Спорт мәйданчыклары төзү
Түбән Ушмада һәм Җәнлек совхозы бистәсендә. Подрядчысы - "Мелиорация" ПМКсы.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт
Мамадыш шәһәрендә 11 күпфатирлы йортка 12 540 мең сумлык ремонт үткәреләчәк. Подрядчысы - "СтройСити" ҖЧҖ.
Мәгариф объектларына капиталь ремонт
Мамадыш шәһәрендәге 2нче санлы лицейга һәм Түбән Ушма урта гомумбелем бирү мәктәбенә үткәреләчәк. Подрядчысы - "ИнвестСтрой" ЯАҖ.
Социаль-мәдәни-көнкүреш объектларының җылыткычларын (котельныйларын) ремонтлау программасы
Келәүш, Кече Кирмән, Берсут пристане, Катмыш мәктәпләре, Түбән Ушма балалар бакчасы, Пятилетка башлангыч мәктәбе белән балалар бакчасы бинасы, Урта Кирмән мәдәният йорты җылыту казаннарын алыштыру. Подрядчысы - җылылык челтәрләренең Мамадыш предприятиесе.
Авылда су белән тәэмин итү
Мамадышның "Көньяк" бистәсендә һәм Рагозино торак пунктында суүткәгеч линияләр сузу. Подрядчысы - "Водзеленхозстрой" ҖЧҖ.
Җылылык системасын шәхси казаннарга күчерү
Мамадыш шәһәрендәге 26 йортның 756 фатирында башкарылачак. Эшләр башланды инде. Подрядчысы - "Татстроймонтаж" ҖЧҖ.
Яктыртуны торгызу программасы буенча
Кече Кирмән, Югары Яке, Норма, Түбән Яке, Көек -Ерыкса, Шәдче, Яңа Комазан авылларында башкарылачак. Подрядчысы - "ЖилЭнергоСервис".
Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау
"Кама" лагерына ремонт үткәреләчәк. Подрядчысы - "ИнвестСтрой" ЯАҖ.
Профтехбелем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт
87нче һөнәри көллият бинасында 101 065 мең сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Подрядчысы - "ИнвестСтрой" ЯАҖ.
Район үзәк хастаханәсе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Хыял" яшүсмерләр клубы, Урта Кирмән мәдәният йорты биналары, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе түбәсе дә ремонтланачак. Парклар һәм скверлар төзергә - 11100 мең, Нократ Яр буен төзекләндерүгә - 200000 мең, "Мамадыш шәһәрендәге сәнәгать мәйданчыгы"н проектлауга 11400 мең сум акча бүленә.
Республиканың юл төзелеше программасында
Соколка юлыннан Югары Сикәнәскә, Кукмара юлыннан Түбән Очага, Келәүш юлыннан Ямашка, М-7дән Дегетлегә, Иске Казан юлында Васильево белән Ишки арасында юллар салу; Ишки белән Түбән Тәкәнеш арасына ремонт үткәрү планлаштырылган.
Мамадышның Давыдов, Дачная урамнарын, автовокзалга керү юлын һәм аның территориясен норматив торышка китерү; Дружба бистәсенә юл салу буенча да акчалар каралган.
Мамадышның - 12, "Мамадыш" совхозы бистәсенең - 4, Красная Горканың 2 урамына вак таш түшәләчәк. Бу эшләрне "УПТК" ҖЧҖ башкара.
Юл төзелешенең федераль программасында
Отаркага, Тугызга, Гришкинога, Иске Чәбьягә юллар салу кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев