Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

100 балл җыючылар уңыш сере белән уртаклаша

Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллны ничек җыярга? Әлеге сорау чыгарылыш сыйныф укучыларын гына түгел, аларның ата-аналарын да борчыйдыр. БДИны уңышлы тапшыру - һәр унберенче сыйныфны тәмамлаучының максаты. Ә бит аңарга күп нәрсә бәйле: яшүсмер хыялындагы студент билетын кулына тоту бәхетенә ирешерме? Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 баллны җыю күпләрнең төшләренә дә...

Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллны ничек җыярга? Әлеге сорау чыгарылыш сыйныф укучыларын гына түгел, аларның ата-аналарын да борчыйдыр. БДИны уңышлы тапшыру - һәр унберенче сыйныфны тәмамлаучының максаты. Ә бит аңарга күп нәрсә бәйле: яшүсмер хыялындагы студент билетын кулына тоту бәхетенә ирешерме?

Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 баллны җыю күпләрнең төшләренә дә керми. Ә менә ике мамадышлыга мондый бәхет иңде.

Гүзәл үзенә ышана

Гүзәл Хаҗиева агымдагы елда шәһәрдәге 2нче санлы лицейны тәмамлый. Аның максаты - Казан дәүләт медицина университетына укырга керү. Үзенең киләчәген ул косметология һәм пластик хирургия белән бәйләргә уйлый. Табибә булу хыялы аңарда юкка гына кабынмады. Ул бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләүче әтисе юлын дәвам итәчәк. Дамир Хаҗиев та кызының теләгенә каршы түгел. Аның теләгенең тормышка ашачагы химия фәненнән БДИ тапшырганнан соң, 100 балл җыелгач, тагын да чынбарлык төсмере ала. Укырга кергәндә тапшырылырга тиешле фәннәр буенча да кызның күрсәткечләре яхшы. Нәтиҗәдә, баллар суммасы Гүзәлгә югары уку йорты студенты булырга тулы мөмкинлек бирә. -Химиядән укыганда ук гел "бишле" билгеләре генә булуга карамастан, мин өстәмә рәвештә шөгыльләндем. Лицейда түгәрәкләргә йөрдем, - ди ул. БДИны тапшыру авыр булдымы, дип сорагач, Гүзәл юк, дип җавап бирә. Үзенең белеменә, көченә ышана ул: ни әйтсәң дә Бердәм дәүләт имтиханнарына узган елның июль аеннан ук әзерләнә башлый. - Югары нәтиҗәне көттем, чөнки ел дәвамында нык тырыштым: үземне дә, укытучымны да авыр хәлдә калдырасым килмәде, - ди Гүзәл.

Айназ-җитди әзерлек өчен

Шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп укучысы Айназ Сабирҗанов та үзенең фамилиясе каршында 100 баллны күрермен, дип уйламаган да. -Мин имтиханнарны уңышлы тапшырырга исәп тоттым, 80-90 баллдан артыкны җыймам дип уйлаган идем, - ди ул. -Нәтиҗә көтелмәгән хәл булды. Химияне тирәнтен 8нче сыйныфтан өйрәнә башладым. Әлеге фән миңа шунда ук ошады. Укыганда дәресләргә бик теләп йөрдем, аларның берсен дә калдырмаска тырыштым. Мөстәкыйль дә шөгыльләндем, өстәмә әдәбият укыдым. Миңа ярдәм иткән укытучыларыма бик зур рәхмәтлемен. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен репетиторлар белән шөгыльләнергә ниятләдем. Дәресләр атнага ике мәртәбә уздылар. Химия буенча олимпиадаларда катнаштым. Болар да миңа ярдәм итмичә калмаганнардыр. Сабирҗановлар гаиләсендә әлеге фән белән беркем дә "дус" түгел. Әтисе икмәк кабул итү предприятиесендә водитель булып эшли, әнисе мәктәптә татар телен укыта. Айназ медицина югары уку йортына керергә ниятли. Кече яшьтән үк табиб булырга хыялланган. Хыяллар чынга аша, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Башка фәннәрдән дә югары күрсәткечләр, химиядән 100 балл яшүсмергә Казан дәүләт медицина университетына туры юл ярырга мөмкинлек бирә. Ул дәвалау факультетын сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев