Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

“Тәкәнеш”тә зур проблемалар юк

"Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" һәм "Чулпан" бүлекчәләре басуларында бүген иртәгесе көнгә ышаныч белән эшлиләр. Сабан культуралары чәчеләчәк җирләрне туңга эшкәртеп калдыргач, туфрак әзерләүдә һәм чәчүдә бернинди тоткарлык та, өстәмә мәшәкатьләр дә юк,-ди җитәкчелек. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Моррис", "Кузбасс" комплекслары "Яңалык", "Маяк", "Рассвет" басуларында эшли. Ә Родиналылар язгы кыр эшләрен үз көчләре белән...

"Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" һәм "Чулпан" бүлекчәләре басуларында бүген иртәгесе көнгә ышаныч белән эшлиләр. Сабан культуралары чәчеләчәк җирләрне туңга эшкәртеп калдыргач, туфрак әзерләүдә һәм чәчүдә бернинди тоткарлык та, өстәмә мәшәкатьләр дә юк,-ди җитәкчелек.

"Тәкәнеш" агрофирмасының "Моррис", "Кузбасс" комплекслары "Яңалык", "Маяк", "Рассвет" басуларында эшли. Ә Родиналылар язгы кыр эшләрен үз көчләре белән башкарып чыгарга җыеналар. Көздән уҗым культураларын 770 гектарда чәчеп калдырганнар иде. 150 гектарын гына бозганнар. Калганнарының торышы бик яхшы. Аларга быел минераль ашламалар белән көч өстәлгән. Бөртекле сабан культураларыннан фураж өчен 350 гектар арпа чәчәргә планлаштырганнар. Ике меңгә якын баш мөгезле эре терлекне кышлатып чыгу өчен мул азык запасы кирәк бит. 460 гектарда азык катнашмалары, 660 гектар кукуруз игәргә исәплиләр. Азык катнашмаларын быел да "кулисный" алымы белән-ике чәчкечкә арпа, бодай, солы катнашмасы, өченчесенә көнбагышның үзен генә салып чәчәләр. Ашлама гектарга центнер ярым исәбеннән кертелә. Өч чәчү агрегаты эшли бүген хуҗалык кырларында. Механизаторлар һәм чәчүчеләр белән проблемалары юк. "Апрельгә аванс биргән идек, хәзер хезмәт хакын да өләшеп бетерәбез,"-ди башкаручы директор.
- Һәркөн саен башкарылган эшкә нәтиҗә ясап барабыз. Күпме эшләнгәне күренеп тора. Механизаторлар ничәнче урында баруларын белеп торалар, - ди "Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе башкаручы директоры Рафис Низамиев.
Кыр эшләрендә катнашучы районыбыз механизаторлары арасында "Тәкәнеш" агрофирмасыннан Фәрит Галәветдинов беренче урында баруын дәвам итә. Тулбай авылында гомер кичерүче Фәритнең иңнәрендә утыз ике еллык механизатор хезмәте. Башта сигез ел машинада эшләгән булган. Быел язгы кыр эшләренә 19нчы апрель көнне чыктым, ди. Ике атнада барысы 37,9 норма-смена-өч кешелек эш башкарырга өлгергән ул.
-Иртәнге биш тулганчы өйдән чыгып китәм. Караңгы төшмичә туктамыйм. Басу безнең канга сеңгән инде ул. Үземнең бакчам кебек эшкәртәм. Басуда сөенә-сөенә эшлим,-ди игенче.
Агрофирма механизаторы Рашат Гыйльметдиновның да күрсәткечләре яхшы.
- Кырга эшләр башлануның беренче көнендә үк чыктым. Иң элек ашлама чәчтем, аннан культивацияләүдә. Хәзер азык катнашмасы чәчәбез,- ди Рашат Гыйльметдинов.
Егетләр вакыт кадерен белеп эшлиләр. Һәр агрегатка агротехник паспортлар бирелгән, аларда көнлек эшләре язылып барыла. Йомгак сабантуйда ясалачак, җиңүчеләргә маллар һәм акчалата премияләр биреләчәк. Кырда эшләүчеләр, ашлама, орлык чыгаручылар көнгә ике тапкыр ашатыла.
- Күп әйбер механизаторлардан тора. Алар авырмыйча эшләсәләр, тракторлары көйсезләнмәсә, тиешле срокларда җиңәчәкбез. әлбәттә һава шартлары да сынатмасын иде,- ди "Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсе инженеры Фәнил Фатыхов.
"Чулпан" бүлекчәсе дә язгы кыр эшләрен үз көче белән башкарып чыгачак. Бөртекле сабан культураларыннан бодай гына чәчәселәре калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X