Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

“Тәкәнеш” агрофирмасында өстәмә кызыксындыру чаралары эшли

"Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе сыер савучылары өчен өстәмә кызыксындыру чаралары каралган. Әгәр дә алар бер көн дә эш калдырмый икән, хезмәт хакын ун процент күләмендә артыграк алалар. "Родина" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында 54 хезмәткәр исәпләнә. Биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1567. Шуларның 612 савым сыерлар. Алардан көнгә уртача 5200 килограмм...

"Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсе сыер савучылары өчен өстәмә кызыксындыру чаралары каралган. Әгәр дә алар бер көн дә эш калдырмый икән, хезмәт хакын ун процент күләмендә артыграк алалар.
"Родина" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында 54 хезмәткәр исәпләнә. Биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1567. Шуларның 612 савым сыерлар. Алардан көнгә уртача 5200 килограмм сөт савып алалар. Бу бер сыер башына уртача 8-9 килограмм дигән сүз.
- Сыерларның көндәлек рационына 30 кг азык катнашмасы, кардага 15 кг кукуруз силосы, 1 кг фураж кертелгән. Моңа өстәп, барда бирәбез,- ди бүлекчәнең башкаручы директоры Рафис Низамиев.
Терлекчелек комплексында 12 сыер савучы эшли. Аларның уртача хезмәт хакы күләме ун мең сумнан башлап икән. Әлеге сан күпме сөт савуга карап билгеләнә диләр. Моннан тыш, өстәмә кызыксындыру чаралары да каралган.
- Әгәр дә сыер савучы бер көн дә эштән калмый икән, өстәмә ун процент хезмәт хакы түлибез. Бу терлекләрне бозмаска стимул булып тора. Алмаш сыер савучының башка кеше җаваплы булган малларга карашы барыбер икенче инде аның,- ди Рафис Низамиев.
Ә терлек караучыларга хезмәт хакын малларның сакланышы һәм тәүлеклек артымга карап билгелиләр. Октябрь ае нәтиҗәләре буенча, бүлекчәдә әлеге сан уртача 780 граммны тәшкил итә. Ольга Иванова, мәсәлән, үзенә беркетелгән терлекләрдән 900 граммга якын артым алган. Бу күрсәткеч агрофирма буенча иң яхшыларның берсе. Ул биш көннән ике айга кадәрге бозаулар тәрбияли.
- Яхшы күрсәткечкә ирешү малларны ничек тәрбияләүдән тора. Вакытында ашатсаң, тиешле чараларны күрсәң, бозаулар көр булып үсәләр. Аларның матурлыгын күреп, күңелләр күтәрелә,- ди терлекче.
Ольга Иванова авыл хуҗалыгы тармагында алтынчы елын гына хезмәт куя әле. Беренче көннән үк алдынгылар исемлегендә ул. "Эшемне яратып башкарам",- ди. Тырыш хезмәте өчен коллективта да хөрмәт итәләр үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев