Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Соколканың язмышын күпер хәл итчәк

Соколка авыл җирлегендә яшәүчеләрне нинди проблемалар борчый? Биредә гомер кичерүчеләр өчен нормаль шартлар бармы? Алар, сала кешеләренә хас булганча, бер үк - юлларның, суның юклыгы, урамнарның яктыртылмавы. Әлеге исемлекне дәвам итәргә дә булыр иде. Район башлыгына болар хакында әлеге төбәктә узган эш сәфәре вакытында сөйләделәр. Җирлек тормышы белән танышу Грахань...

Соколка авыл җирлегендә яшәүчеләрне нинди проблемалар борчый? Биредә гомер кичерүчеләр өчен нормаль шартлар бармы? Алар, сала кешеләренә хас булганча, бер үк - юлларның, суның юклыгы, урамнарның яктыртылмавы. Әлеге исемлекне дәвам итәргә дә булыр иде. Район башлыгына болар хакында әлеге төбәктә узган эш сәфәре вакытында сөйләделәр.

Җирлек тормышы белән танышу Грахань авылында башланды. Биредә 140 шәхси хуҗалык бар, фактта 28 кеше яши. Ә җәй көне авылны дачалары булганнар "басып ала". 74 яшьлек Валентина Большакова әйтүенчә, авылда юлларны атналар буе чистартмыйлар икән. Зур кунаклар киләсе булгач кына чистарттылар, ди ул. Моннан тыш, граханьлыларны кибетнең булмавы, клубның җимерелү алдында торуы, кыскасы, тормышларының сыйфаты ташка үлчим булу борчый.
Район башлыгы Анатолий Иванов шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше белән кызыксынды. Баксаң, алар биредә юк икән.
Ә Соколка авыл җирлеге буенча әйткәндә, төбәк башлыгы вазыйфаларын башкаручы Артем Мякотин сүзләренчә, биредә 712 кеше яши, барлыгы 348 шәхси хуҗалык. Аларның икесендә генә фермерлык хуҗалыгы оешкан. Салих Шәрәфетдинов 20 баш мөгезле эре терлек асрый, Владимир Кузнецов дуңгызчылыкка өстенлек бирә. Чагыштыру өчен Дүсмәт авыл җирлегендәге З66 шәхси хуҗалыкка - 10, Көмеш Күл җирлегендәге 340 хуҗалыкка 14 фермер туры килә.
Узган елның 25нче декабрендә ачылган Соколка кичүендә 9 кеше хезмәт куя. Хезмәт хаклары - 10-12 мең сум. Сергей Постнов өлешчә бизнес оештырган. Бер якка чыгу 1,5 тоннага кадәр булган җиңел машиналарга - 150, 3 тоннага кадәргеләргә - 220, ә 5 тоннага кадәр булса, 250 сум түлисе.
Сикәнәстән Түбән Камага юл алган машина хуҗасыннан әлеге бәяләргә булган фикере белән дә кызыксындык.
Соколка төбәге дә үзенең булдыклы кешеләр белән дан тота. Монда сүз биредә туганнар турында гына түгел, килгәннәр дә күз уңында тотыла. Шундыйларның берсе - Рәфгать Сафин. Ул узган ел "Артыш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырган. Ике бинада агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Узган чор эчендә 1,2 миллион сумлык продукция эшкәртелгән, 12 кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. Якын киләчәктә "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте белән таралар җитештерү буенча килешү төзергә дә җыеналар икән. Бу җитештерүчәнлекне арттырачак. Җитештергән әйберләребезнең исемлеге дә киң: ишекләр, рамалар, автомобиль әйберләре өчен каркаслар һәм башкалар. Бер уңышлы эшмәкәр ял итү базасы төзүне тәмамлап килә. Март аенда Германиядән, Польшадан һәм Чехиядән делегацияләр көтәләр.
Район җитәкчелеге белән очрашу барышында Соколка урман участогы бистәсендә яшәүчеләр: "Җәен безнең тормыш тәмугъка әверелә. Машиналар авыл урамнарыннан зур тизлек белән ыҗгыралар. Алар артыннан күпме тузан күтәрелә. Юл билгеләр куелмаган. Безгә, картларга, бернинди дә тынычлык юк",- дип мөрәҗәгать иттеләр.
Ә Соколкада контейнерлар мәсьәләсе күтәрелде. Киңәйтелгән утырыш барышында Анатолий Иванов башка авыл җирлекләре мисалында әлеге проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеген аңлатты. Чүп-чар өчен куелган капчыклар тулганнан соң, аларны график нигезендә техника алып китә һәм авылдан чыгарыла. Авыр түгел, әмма авыл чиста кала. Чишә алмаслык дип саналган хәлләрдән дә чыгу юллары бар, югыйсә. Соколканың таушалган амбулаториясе модульле авыл медицина учреждениеләрен төзү программасына кертелгән. Шәхси кешеләргә агач ташу өчен махсус бригада төзү турында да карар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев