Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Республикабыз җитәкчеләре кыр эшләре белән таныша

Мамадышта игенчелек культурасы яхшы дәрәҗәдә. Иң мөһиме-чуар түгел. Тагын да күтәреп җибәрсәң, бик яхшы булыр иде,-дип белдерде республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. Кичә алар парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән район басуларын очып әйләнгәннән соң, хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Республикабыз җитәкчеләре районнарда кыр эшләренең барышы белән танышуларын...

Мамадышта игенчелек культурасы яхшы дәрәҗәдә. Иң мөһиме-чуар түгел. Тагын да күтәреп җибәрсәң, бик яхшы булыр иде,-дип белдерде республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. Кичә алар парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән район басуларын очып әйләнгәннән соң, хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар.

Республикабыз җитәкчеләре районнарда кыр эшләренең барышы белән танышуларын дәвам итәләр. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бүген вертолетта Мамадыш районы бусаларын очып әйләнделәр, уракның, салам җыюның, көзге чәчү өчен туфрак әзерләүнең барышыннан канәгать калуларын әйттеләр.
-Төрле районнарда булганнан соң, быел республика буенча 3,5 миллион тонна ашлыкны суктырып алачакбызга һәм халыкны икмәк белән тәэмин итәргә мөмкинлегебез булачагына ныклап ышандык,- диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аграр министр Марат Әхмәтов көннәр артык коры торганлыктан, башактагы ашлыкның кибә башлавын, көн саен гектардан берәр центнер биологик югалту баруын искәртте һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен өлгереп җиткән игеннәрне тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алырга чакырды.
Авыл хуҗалыгы министры Мамадышта игенчелек культурасының бик күпләр белән чагыштырганда югарырак булуын, терлекчелекнең соңгы вакытларда гомумән алга китүен искәртте. Дәүләт Советы рәисе республика Хөкүмәте тарафыннан сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәмнең ничек килеп җитүе белән дә кызыксынып алды. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов сыерларның баш саны арта баруын, сарыклар буенча республикада икенче урынга чыгуыбызны әйтте. Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче югары уку йортларына быел 34 егет һәм кызыбызны җибәргәнебезне ишеткәч, кунаклар сөенүләрен яшермәделәр. Марат Әхмәтов корылык сәбәпле ярдәм күрсәтү буенча Россия Хөкүмәтенең махсус карары әзерләнүен дә хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев