Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ит һәм сөткә бәя артса, терлекләр саны да артачак

Җитештерелгән продукциягә бәяләр артса, терлекләрнең баш санын тагын да ишәйтер идек. Арташ авылында гомер кичерүче Сафиннар гаиләсе әнә шундый фикердә. Аларның хуҗалыгы белән без дә танышып кайттык. 2 баш сыер, 2 бозау, шуның кадәр санда симертүдәге үгезләр, ат һәм ун баштан артык сарык малы. Сафиннар хуҗалыгында әнә шуның кадәр терлек...

Җитештерелгән продукциягә бәяләр артса, терлекләрнең баш санын тагын да ишәйтер идек. Арташ авылында гомер кичерүче Сафиннар гаиләсе әнә шундый фикердә. Аларның хуҗалыгы белән без дә танышып кайттык.

2 баш сыер, 2 бозау, шуның кадәр санда симертүдәге үгезләр, ат һәм ун баштан артык сарык малы. Сафиннар хуҗалыгында әнә шуның кадәр терлек исәпләнә. Гаилә башлыгы Газинур әйтүенчә, алар элек-электән терлекләрне күпләп тоталар икән.
- Авылда башкача мөмкин дә түгел. Төп керем шулардан инде. Сөт тапшырабыз, итләтә сатабыз,- ди Газинур Сафин.
Ул үзе дә, иптәше Алсу да авыл хуҗалыгы оешмасында хезмәт куялар. Терлек азыгының бер өлешен эш хакы хисабыннан алсалар, күпмедер күләмен акчага юнәлтергә туры килә. Ә менә терлекләрнең баш санын арттыру мәсьәләсенә килгәндә, Сафиннар әлегә ашыкмый.
- Үзебез җитештергән ит һәм сөткә бәяләр артса, һич икеләнмичә арттырыр идек тә, тик әлегә мөмкин түгел. Бәяләр артык түбән,- ди Газинур.
Күпләп терлек асрауның тагын бер уңай нәтиҗәсе булып Сафиннарның яңа йортлары тора. Аны узган ел өлгерткәннәр. Җәй башында тотынган идек, көзгә өй туе үткәрдек, ди Газинур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев