Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Имза куя алмагач, кредитсыз калган

Планнарын тормышка ашырырга аңа сәламәтлеге комачаулаган. Кече Кирмән авылы фермеры Әлфия Могайнетдинова барыбер ниятемнән кире кайтмаячакмын, ди. Үзен борчыган проблемалар хакында ул безнең иҗат төркеменә дә сөйләде. Әлфия Могайнетдинова күпчелек шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш. Базар янәшәсендә 4 ел дәвамында мамадышлыларны даими рәвештә сөт ризыклары белән тәэмин итә иде ул. Әмма быел...

Планнарын тормышка ашырырга аңа сәламәтлеге комачаулаган. Кече Кирмән авылы фермеры Әлфия Могайнетдинова барыбер ниятемнән кире кайтмаячакмын, ди. Үзен борчыган проблемалар хакында ул безнең иҗат төркеменә дә сөйләде.

Әлфия Могайнетдинова күпчелек шәһәрдәшләребезгә яхшы таныш. Базар янәшәсендә 4 ел дәвамында мамадышлыларны даими рәвештә сөт ризыклары белән тәэмин итә иде ул. Әмма быел сөт сатучы Әлфия апаны югалтучылар да булгандыр. Узган кыш кулларына салкын тидергән ул.
- Урамда салкында сөт сатканда кулларыма салкын тидердем. Хәзер бераз рәтләнә инде. Алга таба бу шөгыльне ташларга җыенмыйм. Башка эш тә юк бит инде,- ди фермер.
Соңгы 9 айны фермер Могайнетдинова хастаханә юлында үткәрә. Дәвалану курслары өчен 100 мең сумлап акча китте, ди ул. Әлегә хуҗалык тулысы белән иптәше Илнур җилкәсендә. Абзарларында 10 баш савым сыер, тагын шуның кадәр үгез-бозаулар асрыйлар. Быел 150 үрдәк үстергәннәр. "Бармаклар юньләп эшләмәгәч аларны эшкәртергә дә күрше-күләнне чакырырга туры килә",- ди Әлфия апа.
Узган ел алар район программасында катнашып, 30 га 8 метр зурлыгындагы сарайга нигез салганнар иде. Быел стенасын күтәргәннәр. Эш әлегә шушы дәрәҗәдә туктап калган. Терлекләр йортын төзеп бетерү өчен кимендә 400 мең сум акча кирәк икән. Быел Могайнетдиновлар шул суммага кредит та рәсмиләштерә башлаганнар. Әмма азагы уңышсыз төгәлләнгән.
- Банкта акча алырга вакыт җиткәч имзамны куя алмадым. Бармакларым эшләмәде. Шул рәвешле акчасыз калдым. Документларым да тәртиптә иде,- ди фермер.
Хәзер сәламәтлеге яхшыру ягына баргач, кабаттан банкка мөрәҗәгать итәргә исәбе. Бүгенге көндә терлек азыгы белән дә проблемалар бар икән. Беткәннән-беткәнгә алып торабыз, чыгымнар күп таләп ителә, ди Әлфия апа.
- Әле ярый сөтне базарда сатабыз. Әгәр дә аны очсызга хөкүмәткә тапшырып барсак, бөтенләй керемсез калыр идек. Ай саен 15 мең сум кредит түлибез, моның өстенә тормышны да алып барырга кирәк. Сәламәтлек тә какшагач, бигрәк авыр икән,- ди фермер.
Әлфия Могайнетдинова ярты юлда кала торганнардан түгел. Бер планлаштырган эшемне ничек тә азакка кадәр башкарып чыгачакмын, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев