Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Дегетле юллы була

Июнь ае азагына М-7- Дегетле юлы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта "ПМК-Мелиорация" оешмасы җитәкчесе Ринат Мостафин хәбәр итте. Бүгенге көндә төп эшләр 400 метр арада калып бара. Дегетле торак пунктын М-7 федераль трассасы белән тоташтыручы юлны төзү эшләре 2008 нче елда ук башланган иде. Финанс кыенлыгы төзелешнең сузылуына китерде. Эшне башкаручы...

Июнь ае азагына М-7- Дегетле юлы кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта "ПМК-Мелиорация" оешмасы җитәкчесе Ринат Мостафин хәбәр итте. Бүгенге көндә төп эшләр 400 метр арада калып бара.

Дегетле торак пунктын М-7 федераль трассасы белән тоташтыручы юлны төзү эшләре 2008 нче елда ук башланган иде. Финанс кыенлыгы төзелешнең сузылуына китерде. Эшне башкаручы "ПМК- Мелиорация" оешмасы җитәкчесе Ринат Мостафин әйтүенчә, быел, ниһаять, юлны кулланылышка тапшырырга планлаштыралар. Төзелешнең соңгы өлеше өчен 12 млн сум акча бүлеп бирелгән. 16нчы апрельдән бүгенгәчә шуның 5 млн сумын файдаланганнар инде. Объектның гомуми озынлыгы 6,8 км-ны тәшкил итә. Хәзерге көнгә төп эшләр 400 метр чамасы арада калып бара. Юлчылар 10 метр тирәнлеккә тауны кисәләр. Бу урыннан янәдән 10 мең метр куб балчык чыгарасы калды, ди Ринат Мостафин. Юл төзүгә дистәдән артык техника җәлеп ителгән.
Ильяс Хаҗиев "ПМК- Мелиорация" оешмасында 4нче елын эшли. Юллар төзүнең әһәмиятен яхшы аңлый ул.
- Бөтен әйбер дә юлдан башлана бит. Яхшы юлда мәшәкатьләр дә кими. Без дә Дегетле авылын тизрәк юллы итү өчен бар тырышлыгыбызны куябыз,- ди Ильяс Хаҗиев.
Бу көннәрдә "ПМК- Мелиорация" оешмасының тагын бер бригадасы Юкәче-Ямаш юлында эшләде. Андагы участокларга 20 мең метр куб балчык салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев