Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Чәчү төгәлләнә!

Районыбызда бөртекле культураларны чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә "Шакирҗанова" КФХ, "Азык-төлек корпорациясе", "Берсут" агрофирмасы, "Агрохим", "Усали агрохимсервис", "Старый мельник" хуҗалыклары, "Нократ" агрофирмасы язгы чәчүне тәмамладылар. Шушы көннәрдә бу исемлеккә "Трудовик", "Хәсәнов", "Чулман-Агро" хуҗалыклары да керәчәк. "Шакирҗанова" КФХ да бөртекле культураларны чәчү эше 13нче май көнне төгәлләнде. Бу эшне алар...

Районыбызда бөртекле культураларны чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә "Шакирҗанова" КФХ, "Азык-төлек корпорациясе", "Берсут" агрофирмасы, "Агрохим", "Усали агрохимсервис", "Старый мельник" хуҗалыклары, "Нократ" агрофирмасы язгы чәчүне тәмамладылар. Шушы көннәрдә бу исемлеккә "Трудовик", "Хәсәнов", "Чулман-Агро" хуҗалыклары да керәчәк.

"Шакирҗанова" КФХ да бөртекле культураларны чәчү эше 13нче май көнне төгәлләнде. Бу эшне алар 870 га мәйданда башкардылар. Шуның 320 га-ын арпа, 300 га-ын бодай тәшкил итте. 200 га мәйданга солы чәчкәннәр. Калган иллесендә борчак үсәчәк. Быелгы язгы кыр эшләре кампаниясендә хуҗалыкның 8 данә авыл хуҗалыгы машинасы катнашты. Бүгенге көндә "Шакирҗанова" аграрийлары азык культуралары чәчү өчен җир әзерләү белән мәшгуль. Хуҗалыкта 100 га мәйданда кукуруза, шуның кадәр җирдә азык катнашмасы һәм 80 га-да тары чәчәчәкләр.
Бүгенге көндә районыбыз кырларында уҗымнарны бозып чәчү эшләре дә бар. План буенча әлеге эш 7194 га да башкарылачак. Хәзергә шуның 1731 га эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X