Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Авылларда Җиңү бәйрәме

Районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантаналарда сугыш һәм тыл ветераннары, ирләре яу кырында ятып калган толлар хөрмәтләнде. Быелгы Җиңү бәйрәме Шәдче-Ямаш төбәкләре халкы өчен аеруча истәлекле булды. Вакыт рәхимсез-алты авылны берләштергән Шәдче авыл җирлегендә бүген өч сугыш ветераны, җитмеш алты тыл хезмәткәре генә калган...

Районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантаналарда сугыш һәм тыл ветераннары, ирләре яу кырында ятып калган толлар хөрмәтләнде.

Быелгы Җиңү бәйрәме Шәдче-Ямаш төбәкләре халкы өчен аеруча истәлекле булды. Вакыт рәхимсез-алты авылны берләштергән Шәдче авыл җирлегендә бүген өч сугыш ветераны, җитмеш алты тыл хезмәткәре генә калган инде. Үзешчәннәр һәм мәктәп укучылары мәдәният йортында алар өчен олы бәйрәм ясадылар. Ветераннарны тәбрикләргә муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде. Ул аксакалларыбызның һәм ак әбиләребезнең яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешләрен югары бәяләде. Ә яшьләрне тәвәккәл булырга, үз алларына максат куеп яшәргә чакырды. "Тырышлык белән генә уңышларга ирешергә мөмкин. Киләчәгебез сезнең кулларда,"-диде. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков, ветераннар советы рәисе Илья Семенов бәйрәм белән тәбрикләүләрен җиткерделәр. Ветераннар хөрмәтенә сугыш чоры җырлары да, шигырьләр дә яңгырады. Ахырдан мәдәният йорты янындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә бергәләп чәчәкләр салынды. Һәм...тантана Ямаш авылында дәвам итте. Биредә районыбызда тиңе булмаган-егерменче гасыр сугышларында катнашкан һәм башларын салган авылдашларына багышланган һәйкәл ачылды. Рус-япон, беренче бөтендөнья, гражданнар, Бөек Ватан, әфган сугышларын үзенә сыйдырган ул. Бу хәтер комплексын эшләүнең инициаторы һәм башкарып чыгучысы-отставкадагы офицер Рафаэль Габдрахманов. "Мондый һәйкәлне салу фикере Фрунзеда (Бишкек) полковник абыем Хәйдәр белән сөйләшеп утырганда туган иде,"-дип искә ала Рафаэль ага. Егерме елдан соң бу ике туганның теләкләре тормышка аша. Ветеран һәйкәл җиткерү эшенә үзенең хәләл пенсиясе белән тотына. Авыл җирлеге дә, муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та аңа ярдәмгә киләләр. "УПТК, коммуналь хезмәтләр җәмгыяте, "Татавтодор" филиалы җитәкчеләре булышлык күрсәттеләр,"-дип искә алып үтте ул һәйкәлне ачу тантанасында. Бәйрәмне күрергә чит төбәкләрдә гомер кичерүчеләр дә кайткан иде. Авылга нигез салган Борһан, Җиһангир, Шәпи гаиләләре дә, аларның бүгенге оныклары да искә алынды бәрәмдә. Барысы ике йөзгә якын ямашлының исемнәре мәрмәргә уеп язылган һәйкәлдә. Аларны ачыклау өчен Рафаэль әфәндегә архивларга да мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Авылдашлары, күренекле татар әдибе Мәхмүт Бөдәйли истәлекләре дә ярдәмгә килгән аңа. Тантанада муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич, район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова, хезмәт Ветераны Венера Шиһабиева тәбрикләү сүзләре белән чыктылар. Мамадыштан кадетлар, Шәдчедән укучылар да килгән иде.
Һәйкәлнең авылның уртасында, мәчет һәм мәктәп янында җиткерелгән булуы да зур әһәмитле, аның тәрбияви көчен арттырачак. Мәчеттә укылган һәр дога шәһитләр рухына барып ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев