Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Татарстан көрәшчеләре Мамадышта спорт җыенында

Очрашу урынын үзгәртергә ярамый. Спортчыларның ярышларга әзерлеге кабаттан Мамадышта үтә. Шәһәребезнең спорт мәктәбендә Татарстан көрәшчеләре Россия чемпионатына әзерләнәләр. 11 еннән- 20 нче августка кадәр шәһәребездә көрәшчеләрнең җыеннары уза. Республиканың 22 спортчысы Волгоград шәһәрендә үтәчәк билбауларда көрәш буенча Россия чемпионатына әзерләнә. Биредәгеләрнең күбесе өчен мондый дәрәҗәдәге бәйге беренче мәртәбә генә түгел....

Очрашу урынын үзгәртергә ярамый. Спортчыларның ярышларга әзерлеге кабаттан Мамадышта үтә. Шәһәребезнең спорт мәктәбендә Татарстан көрәшчеләре Россия чемпионатына әзерләнәләр.

11 еннән- 20 нче августка кадәр шәһәребездә көрәшчеләрнең җыеннары уза. Республиканың 22 спортчысы Волгоград шәһәрендә үтәчәк билбауларда көрәш буенча Россия чемпионатына әзерләнә. Биредәгеләрнең күбесе өчен мондый дәрәҗәдәге бәйге беренче мәртәбә генә түгел. Араларында республика, Россия, хәтта дөнья чемпионнары да бар. Димәк, тәҗрибә җитәрлек, күнегүләр яхшы уза. Иң мөһиме- уңышның безнең якта булуы, ди спортчылар.
- Күнегүләр көнгә 3 тапкыр уза. Һәркайсының туклануы индивидуаль оештырылган. Спортчылар белән аерым эшлибез,- ди тренер Анатолий Бозин.
Без үз көчләребезгә ышанабыз. Әмма көндәшләр дә тик ятмый, ди спортчылар. Алар әйтүенчә, Мордовия, Карачаево-Черкессия һәм Осетин көрәшчеләре аеруча каршылык күрсәтәчәк.
Көрәш әлеге спортчылар өчен тормыш мәгънәсе. Алена Михайлова, мәсәлән, Ветеринар академия тәмамлаган булса да келәмгә чыгуын дәвам итә.
- 2011 елда билбауларда көрәш буенча дөнья чемпионатында җиңү яулаган идем. Быел да шушы күрсәткечкә ирешү өчен тырышачакмын. Әмма аның өчен иң элек Россия беренчелеген отарга кирәк әле,- ди Алена.
Россия чемпионаты Волгоградта узачак. Анда җиңү яулаучылар Казахстанда үтәсе дөнья беренчелегенә юллама ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев