Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футбол буенча шәһәр беренчелеге төгәлләнде

Соңгы елларда шәһәребездә кече һәм зур футбол буенча лидерлыкны тоткан "Мамадыш ТКХ" командасына быел икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Сүз - зур футбол буенча узган шәһәр беренчелеге нәтиҗәләре турында. Финал уеннары җомга көнне узды. Ике ай дәвам иткән бәйгеләргә нокта куелды. Барлыгы 14 команда старт алган иде аларда....

Соңгы елларда шәһәребездә кече һәм зур футбол буенча лидерлыкны тоткан "Мамадыш ТКХ" командасына быел икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Сүз - зур футбол буенча узган шәһәр беренчелеге нәтиҗәләре турында. Финал уеннары җомга көнне узды.

Ике ай дәвам иткән бәйгеләргә нокта куелды. Барлыгы 14 команда старт алган иде аларда. Коллективлар ике төркемгә бүленеп, алтышар очрашу уздырдылар. Кагыйдәләр буенча һәр төркемнән икешәр көчле команда беренчелекнең финал өлешенә чыкты. Беренче төркемдә мондый бәхет "Мамадыш ТКХ" белән "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы, икенчесендә "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм район кулланучылар футболчыларына тәтеде. Ярымфинал уеннарында "Мамадыш ЖКУ" футболчылары район кулланучылар җәмгыяте командасын 2:0 исәбе белән бирелдерделәр. Икенче парда "Олимп" та шундый ук өстенлеккә иреште. Узган җомга көнне "Олимп" спорт комплексының футбол кырына беренче булып өченче урын өчен юлчылар белән кулланучылар җәмгыяте уенчылары чыкты. Очрашуның төп вакыты 3:3 белән тәмамланды. Җиңүчене ачыклар өчен пенальти тибәргә туры килде. Бу яктан райпо футболчыларына бәхет елмайды. Шулай итеп алар шәһәр беренчелегендә өченче баскычка күтәрелделәр. Финал бәйгесе уенчыларны да, җанатарларны да киеренкелектә тотты. "Олимп" очрашуның беренче яртысында көндәшләре капкасына ике туп кертте. Икенче таймда көндәшләр һөҗүмнәрен алыштырып кына тордылар. Спорт мәктәбе командасына, нигездә, исәпне сакларга кирәк иде. Торак-коммуналь хуҗалыгы егетләре аны үзгәртү өчен зур тырышлык куйсалар да, ул шул килеш калды. Шулай итеп, "Олимп" быелгы чемпионаттта җиңү яулады. Аның нәтиҗәләре буенча район кулланучылар җәмгыятеннән Марат Хуҗиәхмәтов чемпионатның - иң яхшы капкачысы, "Мамадыш ЖКУ" җәмгыятеннән Айнур Гайфетдинов - иң яхшы сакчысы, "Татавтодор" филиалы уенчысы Сергей Самсонов - иң яхшы һөҗүмче, "Олимп"тан Данис Шәкүров - иң яхшы уенчы дип танылдылар һәм махсус бүләкләргә ия булдылар. Аларны, җиңүче һәм призлы урыннарны алган командаларга кубоклар һәм акчалата премияләрне район башлыгы, районыбызның футбол федерациясе президенты Анатолий Иванов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев