Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Йолдызлык”тан– зур сәхнәгә

"Йолдызлык"ка эләгү-һәр баланың күңел түрендә йөрткән хыялы. Алар биредә генә түгел, ә очсыз-кырыйсыз галәм киңлегендә үзләренең лаеклы урыннарын тапсыннар, һәрчак шулай гүзәллекә, яңа җиңүләргә омтылып, матур яшәсеннәр. 17нче февральдә район мәдәният йортында көне буена сузылган яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә шушындый теләкләр хөкем сөрде. Көннәр язга авышканда районыбызның сәнгатькә гашыйк балалары...

"Йолдызлык"ка эләгү-һәр баланың күңел түрендә йөрткән хыялы. Алар биредә генә түгел, ә очсыз-кырыйсыз галәм киңлегендә үзләренең лаеклы урыннарын тапсыннар, һәрчак шулай гүзәллекә, яңа җиңүләргә омтылып, матур яшәсеннәр. 17нче февральдә район мәдәният йортында көне буена сузылган яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә шушындый теләкләр хөкем сөрде.

Көннәр язга авышканда районыбызның сәнгатькә гашыйк балалары инде 14нче ел рәттән үзгә әкияти дөньяга эләгеп, кабатланмас иҗади бәйгедә көч сынашып ала. "Йолдызлык" фестивале яшь талантларны иң ерак авыллардан да бөртекләп эзләп таба. Быел да бәйгенең зона туры җиңүчеләре Мамадышка җыелды. Биредә үзен күрсәтә алган иң-иңнәр Лаешка юл тотачак, аннары башкалабызның "Пирамида" күңел ачу комплексы сәхнәсенә... Әлеге могҗизалы "трамплин" аша күпме сәләтле якташларыбызның олы сәнгатькә юл алуына күптән инандык. Аны үткәрүне үз химаясенә алган Татарстан Президенты бәйгегә ел саен иркенлек бирә, хәрәкәт елдан-ел киңәя, яңа йолдызчыклар кабыза, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Чыгышларның сыйфаты елдан-ел яхшыра, ул зәвыклы, затлы киемнәр, ул югары артистизм, гармониянең төсле буяулары турында сөйләп кенә бетерә торган түгел. Аларның дәрәҗәсе шултиклем югары ки, кемнедер аерып чыгаруы мәртәбәле жюрига да бик кыен эшкә әверелә.
Вокал-соло буенча үз төркемнәрендә балалар сәнгать мәктәбеннән Ләйсән Әхмәтҗанова һәм Чулпан Шәрифуллина, Шәдче мәктәбеннән Фирүзә Тимерханова, балалар сәнгать мәктәбеннән Зөлфия Юнысова, өченче санлы мәктәптән Раннур Нәбиуллин; хореография буенча балалар сәнгать мәктәбеннән "Радуга", "Хыял" яшүсмерләр клубыннан "Каприз" һәм "Непоседы" бию төркемнәре; "Конферанс" номинациясендә Тулбай мәктәбеннән Булат Абдуллин, Түбән Тәкәнештән Булат Бикбов һәм Луиза Иванова, икенче санлы лицейдан Инсаф Шәрифуллин һәм Эльвина Габдрахманова беренчелекне яуладылар.
Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятне үстерү фондының башкаручы директоры Нурия Хашимова "Йолдызлык"ның район турын югары бәяләде.
- Шәһәр белән авыл сәхнәсе арасында аерма калмады. Мамадыш җитәкчеләренең әлеге тамашага аеруча җаваплы караганы сизелә. Һәр эшкә чын күңелдән тирән энтузиазм белән алынуыгызга, һәр тармакта яулаган уңышларыгызга сокланам. Зур бәйрәм ясадыгыз, рәхмәт!- диде ул.
Иң изге теләкләрен ирештергәннән соң, район башлыгы Анатолий Иванов җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев