Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа сезон спектакльләргә бай булачак

Район мәдәният йортында яңа сезон ачылды. Бу уңайдан мамадышлылар хозурына "Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз" музыкаль тамашасының 3 нче сериясен тәкъдим иттеләр. Яңа сезон ачылышына килүчеләрне мәдәният йорты фойесында балалар каршы ала. Хәер, бәлки бу очракта сезон ачылу дип әйтү дөрес тә булмас. Чөнки мәдәният хезмәткәрләренең эшләре ел әйләнәсе тынмый. Быелга...

Район мәдәният йортында яңа сезон ачылды. Бу уңайдан мамадышлылар хозурына "Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз" музыкаль тамашасының 3 нче сериясен тәкъдим иттеләр.

Яңа сезон ачылышына килүчеләрне мәдәният йорты фойесында балалар каршы ала. Хәер, бәлки бу очракта сезон ачылу дип әйтү дөрес тә булмас. Чөнки мәдәният хезмәткәрләренең эшләре ел әйләнәсе тынмый. Быелга да планнары шактый аларның.
- Быелгы сезоныбыз спектакльләргә бай булачак. Инде мәгълүм булганча, һәр оешма коллективы үзе язган сценарий буенча спектакль әзерли. Шулай ук Мамадыш халык театрының да премьерасы көтелә. Концерт-тамашалар да башка еллардагыга караганда ким булмаячак,- ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмис Давытов.
"Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз" тамашасы мамадышлылар хозурына 3 нче ел рәттән тәкъдим ителә. 1 нче сериядә төп геройлар Дәмин белән Дәмдинеч акча эшләү нияте белән гастрольләргә чыгып киттеләр. Узган ел алар теге дөньяда булган мәшхәр белән очрашты. Ә быел аларны Мамадыш-Пекин-Париж маршруты буенча гастрольләргә җибәрделәр. Әмма вертолетта очканда, һәлакәткә очрыйлар һәм артисларыбыз кеше яшәми торган утрауга эләгә. Төп вакыйгалар да шушында барды.
Дәмин белән Дәмдинеч утрауда кыргыйлар, соңрак террористлар белән очрашып, чак кына исән калалар.
- "Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз" тамашасының 1 нче һәм икенче серияләрен Хәбир Ибраһим язды. Без аны бераз үзгәртеп, сәхнәгә чыгардык. Ә өченче сериясен тулаем икәү әзерләдек. Әгәр дә халыкка ошаса, бәлки дүртенчесе дә булыр,- ди тамашаның сценарий авторлары Гөлназ Гыйниятова һәм Марат Баязитов.
Театральләштерелгән тамаша концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев