Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Спектакльләр сезоны башланды

Шәһәр оешма-предприятиеләреннән тупланган коллективлар арасында спектакльләр бәйгесенә старт бирелде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә тәүге чыгышларны "Бәләкәч" балалар бакчасы һәм 4нче санлы мәктәп коллективлары оештырган командалар башлап җибәрде. Беренче булып "Бәләкәч" балалар бакчасы белән берләшкән коллективлар чыгыш ясадылар. Кагыйдә буенча, эшкә иҗади һәм педагогик коллективлар алынса, күпчелек авырлык нәкъ менә алар...

Шәһәр оешма-предприятиеләреннән тупланган коллективлар арасында спектакльләр бәйгесенә старт бирелде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә тәүге чыгышларны "Бәләкәч" балалар бакчасы һәм 4нче санлы мәктәп коллективлары оештырган командалар башлап җибәрде.

Беренче булып "Бәләкәч" балалар бакчасы белән берләшкән коллективлар чыгыш ясадылар. Кагыйдә буенча, эшкә иҗади һәм педагогик коллективлар алынса, күпчелек авырлык нәкъ менә алар җилкәсенә төшә. Алар сценарийлар да язалар, үзләре үк уйныйлар да. Әлеге күренеш бүген ике командада да күзәтелде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе шактый яшь әле. Алар бу составта бер ел гына эшләделәр. Әмма шулай булуына карамастан, берләшергә дә өлгергәннәр. Сценарийны да бер кеше генә түгел, ә иҗади төркем язган.
- Безнең әзерлек өчен вакыт бик аз булды. Нибары 2-3 кенә атна. Бергәләп утырып сценарий яздык. Сезонны ачучылар буларак, җаваплылык та зур. Чыгышның Режиссеры музыка җитәкчесе Юлия Мөхәммәтҗанова,- ди "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Резеда Закирова.
Алар тамашачы игътибарына "Хатын-кыз бәхете" дип исемләнгән театраль күренеш тәкъдим итеп, ана һәм бала мәсьәләләре темасын ачты. Күренешләр бала тудыру йорты янында бара. Игътибар үзәгендә сабыеннан баш тартып, карьерага омтылучы яшь хатын-кыз.
- Тема бик җитди. Бу әсәрне караучылар арасында андый ялгыш адымга баручылар булмас, дип өметләнәм,- ди Резеда Закирова.
Конкурсның шарты- район һәм шәһәр эчендә баручы актуаль темаларны күтәрү. 4 нче санлы мәктәп командасы буйдаклар мәсьәләсен күтәргән.
Ул сценарийны үзе язган. Рольләргә хезмәттәшләрен бүлгән. Дәресләрдән соң репетицияләргә йөргәннәр. Аларның "Әүвәлгечә яр таптым" тамашасы әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен һәм районыбызның бүгенге тормышы элементларын үз эченә алган. Ике коллективта да чын артистлар диярсең, һәр "актер" осталыгы белән таң калдырды. Ике чыгыш та көчле алкышларга күмелде. Чираттагы спектакльләр 5 нче декабрь көнне тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев