Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәһәребез ШТМчылары финалга әзерләнә

«Мәзәксез дөнья файдасыз» КВН бәйгеләренең финалы 17нче апрель көнне узачак. Бу хакта команда капитаннары белән узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Биредә 1нче турда искәртелгән кимчелекләр һәм йомгаклау чыгышының таләпләре хакында сөйләделәр. Бүгенге көндә финалга узган үзешчән квнчылар төркемнәре йомгаклау этабына әзерләнә. Сәхнәдә 10 команда чыгыш ясаячак… Шушы коллективларның капитаннарын кичә район...

«Мәзәксез дөнья файдасыз» КВН бәйгеләренең финалы 17нче апрель көнне узачак. Бу хакта команда капитаннары белән узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Биредә 1нче турда искәртелгән кимчелекләр һәм йомгаклау чыгышының таләпләре хакында сөйләделәр. Бүгенге көндә финалга узган үзешчән квнчылар төркемнәре йомгаклау этабына әзерләнә. Сәхнәдә 10 команда чыгыш ясаячак… Шушы коллективларның капитаннарын кичә район мәдәният йортына киңәшмәгә җыйдылар. Биредә ШТМ бәйгеләренең жюри вәкиле Рәмзия Гәрәева сайлап алу турында искәртелгән кимчелекләр турында сөйләде. Чыгыштан күренгәнчә, алар шактый булган. Шуларның иң мөһимнәре - регламентка туры килмәү, тапталган һәм билдән түбән мәзәкләр. Финалда болар кабатланмасын иде, дип теләде Рәмзия Гәрәева. Киңәшмәдә катнашкан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмис Давытов финалда чыгыш ясаган бер команда да бүләксез калмаячак, дип хәбәр итте. Җиңүчеләр гран-при, 1нче -3нче урыннар һәм аерым номинацияләр буенча хөрмәтләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X