Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәни җәүһәрләрне яңарттылар

Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Нократ дулкыннары" дип исемләнгән ачык республика фольклор конкурсы үтте. Анда катнашырга дип 15 иҗади коллектив килгән. Аларның чыгышларын без дә күзәттек. Мәдәни җәүһәрләрне саклау, яңадан-яңа талантлар ачу, иҗат коллективларын үстерү максатыннан әлеге конкурс үткәрелә. "Нократ дулкыннары" фольклор бәйгесенең төп башлап йөрүчеләре балалар һәм яшүсмерләр йорты. Конкурста...

Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Нократ дулкыннары" дип исемләнгән ачык республика фольклор конкурсы үтте. Анда катнашырга дип 15 иҗади коллектив килгән. Аларның чыгышларын без дә күзәттек.

Мәдәни җәүһәрләрне саклау, яңадан-яңа талантлар ачу, иҗат коллективларын үстерү максатыннан әлеге конкурс үткәрелә. "Нократ дулкыннары" фольклор бәйгесенең төп башлап йөрүчеләре балалар һәм яшүсмерләр йорты. Конкурста 137 кеше катнашты. Алар Казан шәһәре, Түбән Кама, Кукмара һәм Мамадыш районнары данын яклаучылар.
Бәйге 4 номинация буенча узды. Бу милли уен коралларында башкару, соло, кече ансамбльләр һәм ансамбльләр. Чыгышларны ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнәзирә Талипова рәислегендәге мәртәбәле жюри бәяләп барды.
Мамадыш талантлары "НД" конкурсында оештыручыларның да, мөгаллимнәренең дә өметләрен акладылар дияргә мөмкин. Соло номинациясендә Түбән Яке мәктәбеннән Айзат Шәрифуллин 1нче дәрәҗә, ә сәнгать мәктәбеннән Алсу Фазлыева 2нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Кече ансамбльләр номинациясендә сәнгать мәктәбенең курайчылар дуэты 3нче дәрәҗә дипломлы булды. Ансамбльләр арасында Кече Кирмәннең "Сандугач"ы 1нче дәрәҗә диплом, Красногорка мәктәбе коллективы 3нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев