Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мамадыш халык театрында премьера

Мамадыш халык театры чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Район мәдәният йорты сәхнәсендә Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" драмасын уйнадылар. Премьера башланырга әле берничә минут вакыт бар. Үзешчән актерлар сәхнәгә чыгар алдыннан соңгы әзерлек штрихларын сызалар. Әлеге спектакль Инсаф Шәрифуллин өчен аеруча җаваплы. Бүген ул төп рольләрнең берсен башкарачак. - Моңа кадәр...

Мамадыш халык театры чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Район мәдәният йорты сәхнәсендә Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" драмасын уйнадылар.

Премьера башланырга әле берничә минут вакыт бар. Үзешчән актерлар сәхнәгә чыгар алдыннан соңгы әзерлек штрихларын сызалар. Әлеге спектакль Инсаф Шәрифуллин өчен аеруча җаваплы. Бүген ул төп рольләрнең берсен башкарачак.
- Моңа кадәр спектакльләрдә катнашканым бар иде. Әмма зур сәхнәгә беренче тапкыр чыгам. Әсәрне өйрәнә башлаганда авыр булды. Әмма хәзер күнектем инде,- ди Инсаф.
Инсаф Шәрифуллин Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" әсәре буенча куелган спектакльдә Миргаян ролен башкара. Шәһәрдәге 2нче санлы лицейның 7нче сыйныф укучысы сәхнәдә дә үзенең чордашы- 14 яшьлек үсмерне уйный. Аны тугач та, үз әнисе Дилфүзә апасы Минзифага калдырып китә. Әтисе Кирам да улының язмышы белән кызыксынмый. Малай бу турыда берни дә белмичә, авылда үсә.
- Хәзерге вакытта ятим үсүче балалар күп. Аналар газизләрен калдырып китә, балалар йортына тапшыра. Сабыйларын бар дип тә белмиләр. Андыйлар булмасын, дип, булса йөрәкләренә тисен, дип шушы әсәрне сайладык,- ди Марат Баязитов.
"Әтием кайда?" дип сорагач, Минзифа апасы үги улына: "Мин сине җилдән таптым",- дип сөйли. Миргаянны авылдашы Әбүбәкер абый эшкә өйрәтә. Чынбарлык үсмергә 14 яшь чагында ачыла. Дилфүзә яңа ире Имаметдин белән улын алырга дип кайталар. Бу вакытта Миргаянның лотерея уенында зур акча отуын белеп, әтисе Кирам да табыла. Егетне үстергән Минзифа сайлау мөмкинлеген Миргаянның үзенә калдыра. Әнисе дә, әтисе дә төрлечә юмалап, улларын үзләре белән китәргә үгетлиләр. Беренче карашка, бала алар ягына чыга кебек... Әмма бу рәхимсез әти-әнисен сынау гына булган икән. Ул аларны азакта чыбыркы белән куып җибәрә. Әнисе дип Минзифаны, әтисе дип Әбүбәкерне атый.
- Мин бу спектакльне профессионал актерлар уйнавында күргәнем бар иде инде. Әмма ул чагында малай ролен егет кеше уйнады. Шуңа да бик уңышлы чыкмаган иде. Ә безнекеләр чыгышын югары бәялим,- ди тамашачы Әлфия Вәлиева.
Иртәгә, Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда "Идел йорт" халык театрлары фестиваленең финал өлеше уза. Биредә Мамадыш халык театры нәкъ әлеге әсәрне тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев