Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мамадыш гүзәле-2012

"Мисс Мамадыш- 2012" титулы иясе билгеле булды. Әлеге исемгә Красногорка гүзәле Ләйсән Бусарева лаек. "Мамадыш гүзәле" район смотр-конкурсының быелгы финалы сәхнәгә 16 нәфис затны җыйды. Аларның һәммәсе бәйгенең зона турларында җиңүчеләр. Конкурсантларның күпчелеген 16-17 яшьлекләр тәшкил итсә, катнашучылар арасында 25-ен тутырган райондашыбыз да бар иде. "Мамадыш гүзәле" исеменә дәгъва кылучылар...

"Мисс Мамадыш- 2012" титулы иясе билгеле булды. Әлеге исемгә Красногорка гүзәле Ләйсән Бусарева лаек. "Мамадыш гүзәле" район смотр-конкурсының быелгы финалы сәхнәгә 16 нәфис затны җыйды. Аларның һәммәсе бәйгенең зона турларында җиңүчеләр. Конкурсантларның күпчелеген 16-17 яшьлекләр тәшкил итсә, катнашучылар арасында 25-ен тутырган райондашыбыз да бар иде. "Мамадыш гүзәле" исеменә дәгъва кылучылар 4 бәйгедә сыналды. Бу- сәламләү, мода күрсәтү, "Мин булачак әни" һәм партнер белән вальс әйләнү конкурслары.

Чыгышларны баллар системасы буенча бәяләделәр. Нәтиҗәдә, 22 балл җыеп Гөлия Шәрифуллина 3нче урынны яулады. Хезмәттәшебез Айгөл Әхмәтшина 2нче урында. 22,8 балл белән 1нче урынны Шәдче төбәге гүзәле Регина Павлова яулады. Ә "Мамадыш гүзәле-2012" титулын һәм конкурсның гран-при бүләген Красногорка чибәре Ләйсән Бусаревага тапшырдылар...
Башка конкурсантлар кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.
Тәбрикләү өлешеннән соң район башлыгы Анатолий Иванов әлеге бәйгенең дәрәҗәсен күтәрү зарурлыгын ассызыклады. Төп титулны яулаучыга премия күләмен дә 50 мең сумга җиткерергә кирәк, дип искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев