Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Өлкәннәр бәйрәм коймагыннан авыз итте

Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Кичә аны районыбызның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре һәм пенсионерлар өчен үткәрделәр. Коймактан "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыз иттерде. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына...

Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Кичә аны районыбызның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре һәм пенсионерлар өчен үткәрделәр. Коймактан "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыз иттерде.

Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.
Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән.
• Атна башы (дүшәмбе) - "Очрашулар",
• буш көн (сишәмбе) - "Уеннар",
• кан көн (чәршәмбе) - "Сыйлану",
• атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) - "Уен-көлке",
• татар атнасы (җомга) - "Әби коймагы",
• атна арты (шимбә) - "Печкәчәмдә кунакта",
• атна көн (якшәмбе) - "Кичерешү", " Пручти кич" дип йөртелгән.
Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята.
Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.
Җиденче ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Бу инде кыш урынына яз килгән, дигән сүз. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек ураза белән алмаша.
Май чабу бәйрәме саламнан эшләнгән курчакны яндыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев