Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Лаешта “Йолдызлык”ның зона туры үтте

"Созвездие-Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате буенча XIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Казанда узачак этабында районыбыздан 15 сәхнә номеры катнашачак. Бу турыда Лаешта үткән зона бәйгесеннән соң билгеле булды. Безнең яшь талантларыбыз сәхнә хуҗаларыннан тыш, Алексеевск, Югары Ослан, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән йолдызчыклар белән көч сынашты. 2-3 нче апрель көннәрендә...

"Созвездие-Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате буенча XIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Казанда узачак этабында районыбыздан 15 сәхнә номеры катнашачак. Бу турыда Лаешта үткән зона бәйгесеннән соң билгеле булды. Безнең яшь талантларыбыз сәхнә хуҗаларыннан тыш, Алексеевск, Югары Ослан, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән йолдызчыклар белән көч сынашты.
2-3 нче апрель көннәрендә Лаеш район мәдәният йорты "Созвездие-Йолдызлык-2013" эстрада сәнгате буенча XIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгеләрен кабул итте. Мәртәбәле жюри вәкилләре ике меңгә якын катнашучы тарафыннан башкарылган 257 чыгышны бәяләде. Шулар арасыннан сайлап алынган иң-иң номерлардан гала-концерт уздырдылар.
Оештыручылар әйтүенчә, Мамадышлылар быел да зона турына иң яхшы номерлар белән килгәннәр. Безнең 12 сәхнә номерының гала-концертка узуы, 20 чыгышның бүләккә лаек булуы районыбызда балалар сәнгатен үстерүгә, тәрбиягә зур игътибар бирелүе турында сөйли.
Тагын шунысын ассызыклап үтү зарур, зона гала-концертын алып баручыларның берсе якташыбыз - Марина Михайлова иде. Хәер, төрле яшь төркемнәрендә "конферанс" номинациясендә җиңүгә дәгъва кылган балаларга да ирек бирелде - бәйрәм киче аларның алып баручы ролендә әзерләнгән чыгышлары белән дә үрелеп барылды.
Жюри әгъзаларыннан Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нурия Хашимова үзләренең чыгышларында "Созвездие-Йолдызлык"ның талантлар тәрбияләүче чара булуын ассызыклап, фестиваль сынаулары аша узып чыныккан балаларның һәм яшүсмерләрнең абруйлы иҗат әһелләре булачакларына ышанычларын белдерделәр.
Композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең "Радуга" бию төркеме чыгшы белән башланган өч сәгатькә сузылган гала-концерт сизелмичә, бер тын да үтеп китте. Аның оештырылышы да югары бәягә лаек. Фестивальнең чираттагы этабы Казан шәһәрендә 15нче февральдән-18енә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев