Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кытайлар кунак булды

Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессында катнашкан Кытай Халык Республикасында һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребездән торган тугыз кешелек делегация районыбызда кунак булып китте. Алар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, район мәдәният йортында фольклор коллективларының чыгышлары күрсәтелде. Татар кайда гына сибелсә дә, телен, үткәнен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышкан һәм саклый да. Гарчә ул...

Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессында катнашкан Кытай Халык Республикасында һәм Австралиядә яшәүче милләттәшләребездән торган тугыз кешелек делегация районыбызда кунак булып китте. Алар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, район мәдәният йортында фольклор коллективларының чыгышлары күрсәтелде.

Татар кайда гына сибелсә дә, телен, үткәнен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышкан һәм саклый да. Гарчә ул үзе яши торган мохиттә аз санлы булса да. Татарстанга килгән саен алар бездәге үзгәрешләргә сөенүләрен яшермиләр. Әби-бабалары 19нчы гасырда ук дөнья гизеп, Кытайда төпләнгән Наил Якупов әйтүенчә, Рәсәйдә туксанынчы еллардагы үзгәрешләр булмаса, аларга җөмһүриятебез белән аралашу, мәдәни элемтәләрне торгызу язмаган булыр иде.
-Ватаннан читтә яшәсәк тә, балаларга татарча укырга мөмкинлекләр булмаса да, милләттәшләребез туган телләрендә аралашалар. Монда безнең төрки телләр төркеменә кергән уйгырлар, казахалар белән иңгә-иң торып яшәвебез дә эзсез югалмаган,- ди Наил Якупов.
Аларның уртак мәчетләре бар, төрле кичәләрне бергә үткәрәләр. Аз санлы милләтләр үзләренең иҗтимагый оешмаларын төзегәннәр.
Кунаклар районыбыз җитәкчелеге тарафыннан үзләренә күрсәткән кадер-хөрмәткә соклануларын яшермәделәр. Алар өчен район мәдәният йортында фольклор коллективларының чыгышлары күрсәтелде. Милләттәшләребезне безгә тагын бер сәбәп китергән: ул да булса Дусай авылына Кытайның Уйгыр автоном районыннан күченеп кайткан ирле-хатынлы Флюра Моратова һәм Ришат Йосыпов белән күрешү. Араларында әлеге гаиләнең туганнары, якын дуслары да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X