Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Кайнар токмач” тәмле булды

Тулай торакта искәртелүче хәлләр һәм район тормышының кызыклы мизгелләре. Шәһәрнең оешма-предприятиеләре арасында баручы спектакльләр конкурсы кысаларында тәкъдим ителгән чираттагы чыгышлар шушы темаларны ачты. "Әкият" балалар бакчасы, "Мамадыш су каналы" һәм икмәк кабул итү предприятиясе әзерләгән чыгыш "Кайнар токмач" дип атала. Чыгышка 12 кеше җәлеп ителгән. Вакыйга студентлар тулай торагында бара....

Тулай торакта искәртелүче хәлләр һәм район тормышының кызыклы мизгелләре. Шәһәрнең оешма-предприятиеләре арасында баручы спектакльләр конкурсы кысаларында тәкъдим ителгән чираттагы чыгышлар шушы темаларны ачты.

"Әкият" балалар бакчасы, "Мамадыш су каналы" һәм икмәк кабул итү предприятиясе әзерләгән чыгыш "Кайнар токмач" дип атала. Чыгышка 12 кеше җәлеп ителгән. Вакыйга студентлар тулай торагында бара. Комедиянең төп геройлары- 3 мамадыш егете һәм аларның күрше бүлмәләрендә яшәүче 3 кыз. Студентлар үз алларына шундый бурыч куя: укуны тәмамлагач, өчебез дә бер көнне өйләнешәбез һәм туган ягыбызга кайтып тормыш итәбез. Әмма Маратның аларга кушыласы килми. Ул күп вакытын китаплар укып үткәрә. Сүз белән генә җиңә алмагач, иптәшләре хәйләгә күчәләр. Бары шулай гына егетне күндерә алалар.
- Һәркем үзенең яшьлеген, студент елларын сагынып искә алсын өчен без әлеге теманы сайларга булдык. Репетицияләр даими төстә узды. Рольләрне башкаручылар билгеләнгән вакытка килде, өзеклекләр булмады,- ди "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Каюмова.
- Бүгенге тамашадан соң, безнең арада су кертүчеләр генә түгел, ә сәхнә осталары булуына да инандым. Моның өчен беренче чиратта район җитәкчелегенә рәхмәт,- ди исполнительный директор Илгиз Хисамов.
Икенче санлы лицей, "Одуванчик" балалар бакчасы, Мамадыш спирт заводы, теркәү палатасы һәм 34нче санлы даруханә тәкъдим иткән чыгыш "Заманага ияреп" дип исемләнгән. Ул шулай ук комедия стилендә. Вакыйга шәһәр үзәгендә баручы ярминкәдән башланып китә.
Алга таба 2 әбинең сәяхәте, аларның көтүдән качкан сыерлары сурәтләнде. Сөтлебикәләр авыллардагы проблемалар хакында сөйләштеләр. Әбиләр Олимп спорт комплексында баручы аэробика дәресендә дә булды. Сәхнәдә шулай ук "Олимпиада-100" ярышыннан өзек тә тәкъдим иттеләр.
- Без сценарийга авыллардагы проблемаларны һәм район күләмендә искәртелүче кызыклы вакыйгаларны алдык,- ди икенче санлы лицей мөгаллиме Лениза Фазлыева.
Әлеге ике чыгыш та жюри вәкилләре тарафыннан югары бәя алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев