Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хезмәт коллективлары чираттагы премьераларны тәкъдим итте

Быелгы мәдәният сезонында мамадышлылар оешма-предприятие коллективлары тарафыннан әзерләнгән театраль тамашаларны күрә ала. Аларны шәһәрдәшләребез игътибарына һәр чәршәмбедә тәкъдим итәләр. Бу атнада чираттагы ике чыгыш күрсәтелде. Оешма-предприятие коллективлары арасында игълан ителгән смотр-конкурсның төп шарты- чыгышларның темасы җирле булырга тиеш. Коррекцияләү торак-мәктәбе командасы гомер буе туган шәһәреннән Парижга күчеп китәргә теләгән кызның...

Быелгы мәдәният сезонында мамадышлылар оешма-предприятие коллективлары тарафыннан әзерләнгән театраль тамашаларны күрә ала. Аларны шәһәрдәшләребез игътибарына һәр чәршәмбедә тәкъдим итәләр. Бу атнада чираттагы ике чыгыш күрсәтелде.

Оешма-предприятие коллективлары арасында игълан ителгән смотр-конкурсның төп шарты- чыгышларның темасы җирле булырга тиеш. Коррекцияләү торак-мәктәбе командасы гомер буе туган шәһәреннән Парижга күчеп китәргә теләгән кызның язмышын сурәтләделәр. Әмма кичектерелгән рейс аны калырга мәҗбүр итә. Һәм бу очраклы гына түгел. Туган җирләрендә берничә дистә гомер кичергән хатын-кызлар аны бәхетне туган якта эзләргә күндерәләр. Бу чыннан да шулай бит. Юкка гына туган үскән җирдә генә бәхетле була язмыш дип җырламыйлар бит. Әлеге команданың чыгышы концерт номерларына да бай иде.
Бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган икенче команда да шәһәребез белән бәйле күренеш тәкъдим итте. 87нче ҺК тулай торактан бер көнне чагылдырды. Шушында яшәүче бер егетнең әби-бабасы да студент тормышының шаһитлары булалар.
Хезмәт коллективларының чыгышы район мәдәният йортында һәр атнаның чәршәмбесендә узачак. Шулай ук әлеге чыгышларны безнең каналда һәм мамадыш-рт.ру сайтында да карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев