Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авыл үзешчәннәре шәһәрдә имтихан тота

"Буыннарның көмеш чылбыры". Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән ярминкә концертлары быел шундый исем астында үтә. Аның беренчесен тамашачы хөкеменә җомга көнне тапшырдылар. Быелгы ярминкә концертлары сезонын Урта һәм Кече Кирмән үзешчәннәре ачып җибәрде. Мондый тамашалар "Буыннарның көмеш чылбыры" исеме астында уза. Алар шушы төбәкләрдән чыккан күренекле нәселләргә багышлана. Беренче булып чыгыш...

"Буыннарның көмеш чылбыры". Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән ярминкә концертлары быел шундый исем астында үтә. Аның беренчесен тамашачы хөкеменә җомга көнне тапшырдылар.

Быелгы ярминкә концертлары сезонын Урта һәм Кече Кирмән үзешчәннәре ачып җибәрде. Мондый тамашалар "Буыннарның көмеш чылбыры" исеме астында уза. Алар шушы төбәкләрдән чыккан күренекле нәселләргә багышлана. Беренче булып чыгыш ясаган кечекирмәнлеләрнең программасында төп геройлар Ахунҗановлар нәселе иде. Алар хакында сөйләгәнче, авыл тарихын да искә төшерделәр. Кече Кирмән чишмәләргә бай төбәк буларак билгеле. Авылның талантларга бай булуы бәлки шуның белән бәйледер. Бер Ахунҗановлар нәселендә генә дә шактый алар. Күбесе бу көнне сәхнә кунагы иде.
Кече Кирмәннең тагын бер горурлыгы- "Сандугач" ансамбле. Аларның ирешкән уңышларын тиз генә санап та бетерерлек түгел. Фарил Дөлмиев җитәкләгән төркемнең беренче талантлары шулай ук Ахунҗановлар булган.
- Һәр авылда талантлы нәселләр бар. Ләкин аларның күбесенең бу сәләтләрен шул тобәктә генә беләләр. Быелгы ярминкә концертларының максаты- мондый талантларны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү,- ди район мәдәният бүлеге методисты Фәнил Ахунҗанов.
Берничә минутлык тәнәфестән соң, сәхнәгә Урта Кирмән үзешчәннәре чыкты. Алар чыгышларын спектакльдән өзек күрсәтеп башладылар. Ә талантлы нәселләрдән Арташ авылыннан Сәләховлар гаиләсе сайланган иде. Аларның да олысыннан алып кечесенә кадәр сәнгатькә гашыйк. Өлкән яшьтә булуына карамастан, мәгариф ветераны Дөрия апа әле дә бүген дә оста гармунчы. Олы улы Илдус абый белән бергә чыгыш ясады алар.
Илдус Сәләхов Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында белем бирә. Балалары да әтиләре юлын сайлаган. Ике улы баянда уйнау буенча ил чемпионнары. Төп шөгыленнән тыш, Илдус абый гармуннар да ясый икән. Аларны мамадышлылар да күрде.
Концертны оештыручылар бер генә теләктә иде бу көнне. Буыннар чылбыры өзелмәсен, яңадан-яңа талантлар ачылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев