Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар яңа төр чүлмәк ясау станогы уйлап тапкан

Кер юу машинасыннан чүлмәк ясау станогы, электр двигателеннән көймә, тырнак кыргыч, һәм башка кызыклы җайланмалар. Боларны Урта Кирмән мәктәбенең яшь уйлап табучылары ясаган. Бу эшләнмәләрен алар хөрмәтле кунакларга да тәкъдим иттеләр. Бу атнада Урта Кирмән мәктәбе ТРның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән тыгыз элемтә урнаштырды. 23нче октябрьдә уку йортына...

Кер юу машинасыннан чүлмәк ясау станогы, электр двигателеннән көймә, тырнак кыргыч, һәм башка кызыклы җайланмалар. Боларны Урта Кирмән мәктәбенең яшь уйлап табучылары ясаган. Бу эшләнмәләрен алар хөрмәтле кунакларга да тәкъдим иттеләр.

Бу атнада Урта Кирмән мәктәбе ТРның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән тыгыз элемтә урнаштырды. 23нче октябрьдә уку йортына әлеге җәмгыятьнең рәисе, техник фәннәр кандидаты Ленар Гайсин, ТР атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин һәм "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов кунакка килделәр. Кирмән балалары аларга күп кенә кызыклы проектларын тәкъдим итте. Мәсәлән, Илфат Хәйруллин электр двигателе куеп көймә иҗат иткән. Ул аны пенопласттан ясадым, ди. Электрга тоташтырып та, батарейка белән дә эшли. Ә аның сабакташы Айрат Юлдашев кунакларга электрлы тырнак кыргычы тәкъдим итте.
- Кәрәзле телефонның зарядка алдыру җайланмасына электр двигателе тоташтырдым да, аңа махсус материал беркеттем. Бу хатын-кызларга тырнак кыру мәшәкатен җиңеләйтү өчен,- ди Айрат Юлдашев.
Илмир Ибраһимовның чүлмәк ясау җиһазы да галимнәрдә зур кызыксыну уятты.
- Мәктәбебездә элек тә чүлмәк ясау станогы бар иде. Анысын аяк белән әйләндереп утырырга кирәк. Кер юу машинасының двигателе эштән чыкты да, ташлыйсы килмәгәч, шушы җайланманы ясарга булдык. Савыты тирән булгач бер өлешен кисеп алырга туры килде, икенче двигатель куйдык,- ди Илмир Ибраһимов.
Укучыларның башка кызыклы проектлары да бар иде. Мәсәлән, Илназ Искәндәров сафтан чыккан сөт аерту җайланмасыннан кош-корт өчен азык әзерләгеч ясаган. Ике рәт куелган пычаклар үләннәрне турарга ярдәм итә, ди Илназ. Кызыклы табышлар моның белән генә чикләнми. Әле кайберләре эшләнү дәрәҗәсендә, икенчеләренең сызымы гына әзер.
Ленар Гайсин үз җәмгыятьләре белән тыгыз хезмәттәшлеге өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан мәктәпнең тарих фәне укытучысы Ринат Хәйруллинга Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды, укучыларга иҗатларын дәвам итүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X