Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Мәгариф һәм фән министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел 11 нче сыйныфны - 20 мең 562 укучы, 9 нчы сыйныфны 37 мең 206 укучы тәмамлый. Шул уңайдан бүген мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтте. Районыбызның 338 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау шалтырый. Иңнәрендә очар...

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Мәгариф һәм фән министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел 11 нче сыйныфны - 20 мең 562 укучы, 9 нчы сыйныфны 37 мең 206 укучы тәмамлый. Шул уңайдан бүген мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтте.

Районыбызның 338 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау шалтырый. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлаша. Шәһәребезнең беренче санлы мәктәбе әлеге тантананы район мәдәният йортында әзерләгән.
Сәхнә түреннән укучыларны район җитәкчелеге, мөгаллимнәр һәм әти-әниләре тәбрикләде.
Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим: югары уку йортларына укырга керергә, эшкә урнашырга, тормышыгыз сез теләгәнчә булсын, әти-әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлана алсын, диде тәбрикләүчеләр.
Ә алда чыгарылышлар өчен бик җаваплы чор. Бердәм дәүләт имтиханнары һәм зур тормыш юлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев