Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Физика һәм җәмгыять белеменнән БДИ

Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары кичә физика һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ тапшырды. Узган ел белән чагыштырганда, физика һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ сайлаучылар саны сизелерлек арткан. Быел аны физикадан 88 мамадышлы, ә җәмгыять белеменнән 122 кеше тапшырды. Чыгарылышлардан сынауны икенче санлы лицейда кабул иттеләр. - Җәмгыять белеме фәненнән БДИны максатчан...

Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары кичә физика һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ тапшырды.

Узган ел белән чагыштырганда, физика һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ сайлаучылар саны сизелерлек арткан. Быел аны физикадан 88 мамадышлы, ә җәмгыять белеменнән 122 кеше тапшырды. Чыгарылышлардан сынауны икенче санлы лицейда кабул иттеләр.
- Җәмгыять белеме фәненнән БДИны максатчан сайладым. Бу минем иң яраткан фәннәремнең берсе. Алга таба да кирәк булачак. Имтихан алдыннан дулкынлану көчле иде, әмма мин үземә ышандым,- ди Юлия Богаткина.
- Чынлыкта БДИ алай ук куркыныч түгел икән. Барысы да мәктәптә өйрәнгән әйберләр. Иң мөхиме- дәрестә үткәнне тиешенчә аңлап бару,- ди Илдар Низамиев.
Чираттагы имтиханның ни дәрәҗәдә уңышлы узган булуы 24нче июнь көнне мәгълүм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев