Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөз ягына чыгучыларны район башлыгы котлады

Ике райондашыбызга 1нче июль көнне 90 яшь тулды. Аларны юбилейлары белән котларга район башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде. 90 яшен тутырган юбилярларның берсе Дүсмәт авылында яшәүче Вера Петрова. Иптәше 11 ел элек вафат булган. Үзе хәзерге көндә улының гаиләсе тәрбиясендә яши. - Әниебез гомере буе колхозда эшләде. Терлек карады,...

Ике райондашыбызга 1нче июль көнне 90 яшь тулды. Аларны юбилейлары белән котларга район башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде.

90 яшен тутырган юбилярларның берсе Дүсмәт авылында яшәүче Вера Петрова. Иптәше 11 ел элек вафат булган. Үзе хәзерге көндә улының гаиләсе тәрбиясендә яши.
- Әниебез гомере буе колхозда эшләде. Терлек карады, сыер сауды. 30 ел бергә тату матур яшибез,- ди Вера апаның килене Людмила Полякова.
Зур юбилее белән Вера апаны район башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләде. 90 яшен тутыручы бәйрәм иясенә ил башлыгының котлау хатын, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды район җитәкчесе.
Бераздан район башлыгы Иске Комазан авылында гомер кичерүче Зәйтүнә апа Мөхәммәдиева йортында да булды. Аңа да 1нче июль көнне 90 яшь тулган.
Изге теләкләрне һәм бәйрәм бүләген кабул итеп алганнан соң, Анатолий Иванов белән Зәйтүнә апаның әңгәмәсе чәй табыны артында дәвам итте. Биредә юбилярның тормыш юлын искә алдылар, район башлыгы төбәгебездә башкарылучы эшләр, киләчәккә планнар хакында сөйләде. Очрашу барышында Зәйтүнә апаның әйтүенчә, аның өчен иң кадерлесе сәламәтлек.
- Озак яшәвемнең сере- хезмәтне яратудадыр дип саныйм. Беркайчан да ялган сөйләмәдем, 13 яшьтән эшли башладым. Әле бүген дә бакчада эшлим, чебиләр үстерәм,- ди Зәйтүнә апа Мөхәммәдиева.
Зәйтүнә апа Мамадыш педагогия училищесын тәмамлый, озак еллар татар теле һәм физика фәннәреннән белем бирә. Бүгенге көндә 14 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.
- Вера апа да, Зәйтүнә апа да хезмәт юлларын безнең җирлекнең үсешенә багышлаган шәхесләр. Алар чын мәгънәсендә мондый хөрмәткә лаек,- ди Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Васыйл Вәгыйзов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X