Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югарыушмалылар юллы була

Мамадыш- Югары Ушма юнәлешен яхшы юллы итү максатыннан бу көннәрдә шактый эшләр башкарыла. Объектка ике оешма җәлеп ителгән. Төзелеш урынында 30 дан артык техника эшли. Мамадыш- Теләче юлының Югары Ушмага кадәр өлешенә асфальт катлам тулысынча җәелмәгән иде әле. Быел бу юнәлештә эшләр кабат җанланды. Биредә "Мелиорация" ПМКсы һәм "Татавтодор" ның...

Мамадыш- Югары Ушма юнәлешен яхшы юллы итү максатыннан бу көннәрдә шактый эшләр башкарыла. Объектка ике оешма җәлеп ителгән. Төзелеш урынында 30 дан артык техника эшли.

Мамадыш- Теләче юлының Югары Ушмага кадәр өлешенә асфальт катлам тулысынча җәелмәгән иде әле. Быел бу юнәлештә эшләр кабат җанланды. Биредә "Мелиорация" ПМКсы һәм "Татавтодор" ның Мамадыш филиалы бригадалары хезмәт куя. Беренчеләре җир эшләрен алып баралар. Объектта аларның 16 данә техникалары эшли. Биек урыннар кисеп алына, уйсу җирләрне киресенчә күтәрергә туры килә. Кайбер участокларда 9 метр биеклеккә кадәр күтәрү шарт, ди "Мелиорация" ПМКсы мастеры Фәрит Галиев.
- Югары Ушма юлында барлыгы 180 мең куб метр мәйданда җир эшләре башкарырга кирәк иде. Хафизовка юлында һәм Югары Ушма эчендә бу эшләр төгәлләнде,- ди Фәрит Галиев.
"Мелиорация" ПМКсы юлчыларының үкчәләренә басып ук диярлек "Татавтодор" хезмәткәрләре асфальт түшәп килә. Әлеге эшкә бу оешманың шулай ук 16 данә техникасы җәлеп ителгән. Алар иң элек 20 см калынлыкта ком, аннан шул ук биеклектә таш түшиләр. Кабат сетка салына һәм өстенә асфальт җәелә. Аның беренче катламы 6 см, ә икенчесе 4 см калынлыкта салына.
Үзәк урамнарына асфальт юл түшәлүгә югарыушмалылар сөенеп туя алмый.
- Асфальт юл бик кирәк иде. Тик аны салу белән бераз соңга калмадык микән? Авылыбыз бетә бара бит,- ди Илсөяр Сафина.
- Асфальт булгач яхшы инде ул. Башка урамнарга да җәелсә тагын да әйбәт булыр иде. Аларда да юллар мактанырлык түгел. Яз-көз кереп булмый,- ди Рәфкать Габдрахманов.
Асфальт катламы җәелгәннән соң аның өстенә җиңел машиналарда ким дигәндә 3-4 сәгатьтән соң гына керергә мөмкин. Ә велосипедчы малайлар яңа юлны эшчеләр артыннан ук сынап карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X